Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:30

Хокук яклаучылар Медведевтан Сәфәровны эшеннән алуын сорый


Хокук яклаучылар Казанда полиция тарафыннан тоткарланган Сергей Нзаровның үлеменнән соң Русия президенты Дмитрий Медведевтан Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровны эшеннән алуны сорый.

Әлеге мөрәҗәгатьне Казан хокук яклау үзәге һәм «Агора» төбәкарар хокук яклау үзәге имзалаган. Элегрәк Сәфәровның полициядәге кайбер җитәкчеләр һәм хезмәткәрләрне эшеннән читләштерүе турында әйтелгән иде.

Назаров 9 март көнне тоткарланган. Полициядә ул исерек булган һәм кешеләргә бәйләнгән дип әйтәләр. Аны хулиганлыкта гаепләгәннәр. Эчке эшләр бүлегендә аның хәле начарлана һәм Назаровны хастаханәгә озаталар. Туганнары сүзләренчә, ул аларга полиция тарафыннан кыйналуын һәм көчләнүен әйтеп өлгергән. Хәзер җинаять эше кузгатылган.

XS
SM
MD
LG