Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы хакимияте гадел сайлау үткәргәнен белдерде


Чаллы хакимиятендә сайлауларга йомгак ясау җыены
Чаллы хакимиятендә сайлауларга йомгак ясау җыены

12 март көнне Чаллы хакимиятендә 4 марттагы президент сайлауларына йомгак ясалды. Биредә “Сайлау гадел узды. Шикаятьләрдә күрсәтелгән хокук бозулар нигезсез, сайлау нәтиҗәләренә тәэсир итәрлек булмады. Путин хаклы рәвештә җиңде” дигән сүзләр алкышларга күмелде.


Хакимият бинасының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында узган җыенда шәһәрнең хуҗалык җитәкчеләре, сайлауны оештыруда өлеше булганнар катнашты. Чаллы хакиме Васыйл Шәйхразиев Чаллының Комсомол, Үзәк, Автозавод районнарында 162 урын әзерләнүе, тавыш бирү өчен барлык шартлар тудырылуын белдерде. Һәр районның сайлау комиссиясе рәисе бу җыенда хисап тотты. Алар сайлау барышында теркәлгән шикаятьләр хакында да әйтте. Өч районда барлыгы 23 шикаять алынган. Комиссия рәисләре бу шикаятьләрне нигезсез дип бәяләде.

Шушы чыгышлардан соң Васыйл Шәйхразиев нәтиҗә ясады. “Шикаятьләрнең расланмавы, мәхкәмәгә кадәр барып җитмәве – сайлауның чиста булуы хакында сөйли. Чаллылар безгә ышана”, диде хаким. Аның бу сүзләре алкышларга күмелде.

Җыенда катнашучы берничә кешегә “Бүген сайлау нәтиҗәләре буенча әйтелгән саннарга ышанасызмы?” дигән сорауны бирдек. Сорауга җавап бирмәүчеләр дә, “саннар дөрес, дөрес”, дип елмаеп-көлеп китеп баручылар да булды.

Милли мәҗлес рәисе урынбасары Фаик Таҗиев 4 март сайлавыннан үзенчә нәтиҗә, гомуми йомгак ясаган.

Фаик Таҗиев
Фаик Таҗиев
“Русия буенча сайлауда катнашканнарның 63,6% Путин өчен тавыш биргән булып чыга. Никтер бу процентны гомуми сайлаучылар күрсәткеченнән түгел, сайлауга килүчеләр саныннан алалар. Югыйсә, Путин сайлауга хокукы булганнарның бары 42% кына тавышына ия булган. Эш монда да түгел. Канун бозулар бюллетеньнәр ташлаганда, аларны санаганда гына түгел, башта ук күзәтелде. Хокук белгече Борис Пастухов белдерүенчә, Путин өченче вакытка чыгарга тиеш түгел иде. Чөнки алар Медведевның президентлыгын икәүләшеп фаразлаган булып чыга, ягъни, Медведев Путин өчен кәнәфи саклап торган.

Мине республикабыз халкының, аның җитәкчелегенең әхлакый халәте дә борчый. Имештер, безнең халык үз җитәкчеләрен хөрмәт итә, тыңлаучан. Ә җитәкче дигәннәре халык ышанычын усалларча куллана. Путин вертикалендәге татар түрәләре ирешкән дәрәҗәләрен, туплаган милекләрен саклап калыр өчен теләсә нинди түбәнлеккә төшәргә әзерләр икән дигән фикер туа. Югыйсә, татар халкына БТИҮ зур тиражлы газет аша да мөрәҗәгать иткән иде бит. Кызганыч, халкыбыз түрәләр оештырган сайлауларда бу мөрәҗәгатькә тиешле игътибар бирмәде. Татарстан түрәләре сайлауда Путин өчен бирелгән тавышларның күплеге белән мактаналар. Әмма мактанырга җирлек юк дип саныйм. Бу – тарихка кереп калырлык хурлык”, дигән нәтиҗә ясаган Фаик Таҗиев булып узган сайлаудан.

Чаллыда сайлау турында сөйләшүләргә нокта куелмады әле. 14 мартта Чаллы коммунистлары 2нче санлы Мулланур Вахитов исемендәге татар гимназиясе каршында урам җыены уздырырга әзерләнә. Алар фикеренчә, бу гимназиядәге сайлау урынында иң күп хәрәмләшүләр булган.
XS
SM
MD
LG