Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тарихи биналар: Кем җиңәр – президентмы, түрәләрме?


"Болгар нумерлары"нда Тукайга начар булган дип элекке мәдәният министры Зилә Вәлиева бинаның юкка чыгарылуына үзенә күрә фатиха биргән иде."
"Болгар нумерлары"нда Тукайга начар булган дип элекке мәдәният министры Зилә Вәлиева бинаның юкка чыгарылуына үзенә күрә фатиха биргән иде."

“Казанның тарихи биналарын саклыйбыз” дип зурдан кубып башланган проект тәмамлану алдында. Шау-шу белән башланган күп эшләр кебек үк монысы да шыпырт кына тәмамланыр, мөгаен. Ничек шул көнгә калдык соң әле без?


Соңгы елларда тарихи биналарның җимерелеп, дөресрәге, җимертелеп, “заманча” йортлар белән алыштырылу системага салынган иде. Иҗтимагый оешмаларның, аерым гражданнарның протест тавышлары гына Казанның тарихи йөзен саклап калу өчен көчсез булып чыкты. Түрә халкы җилнең кая искәнен бик яхшы сизә бит, алар системага яраклашучы җан ияләре.

Ә җил кая исә? Казанда бер-бер артлы янгыннар чыгып, агач йортлар юк ителү шулай ук гадәти бер нәрсәгә әйләнгән иде. Бер генә ут төртүче дә тотылмады, җәзага тартылмады. Мэр Камил Исхаков Казанның тарихи йортлары турында сүз чыккач, бер киңәшмәдә “Гоголь урамындагы йорт? Скоблионок (Михаил Скоблионок – ТАКПО ширкәте җитәкчесе - Р.Л.) яндырган йортмы ул?” дип ялгыш әйтеп ташлаганы әле дә истә.

"Ничек төзибез, шулай була"

Югарыракта җилләр шул ук уңайга исте. Тарихи Казанны саклауга кагылышлы бер киңәшмәдә биналарны элекке хәленә, беренчел халәтенә кайтару кирәклеге турында сүз чыккач, президент Шәймиевнең “Нәрсә ул беренчел халәт? Элек тә ул урында нәрсәдер булган бит, шуңа күрә ничек төзибез, шул бинаның тарихи рәвеше була инде” дигән фикере хакында блогерлар әлегә кадәр фикер алыша.

Республика һәм Казан җитәкчелеге үз гамәлләре белән “заманча, модерн” башкалалар тарафдары булуларын билгеләп торганда, ваграк түрәләрдән ни көтәргә?

Һаман-һаман шул бетмәгән Тукай дип сүгәргә ашыкмагыз, ләкин бу хакта әйтмичә калып булмый. "Болгар нумерлары"ның сүтелүе – Казан хакимиятенең дә, мәдәният министрлыгының да татарлыгы булмавын күрсәтүче бер символ булды. 1931 елда Мәскәүдәге Гайсә Мәсих чиркәвен (Храм Христа Спасителя) шартлату – бар дингә ясалган һөҗүмнең символы булган кебек үк символ.

Президент гади бер шөреп кенә ахыры

Җимерүчеләрне якларга мәҗбүр калган элекке мәдәният министры Зилә Вәлиева "Болгар нумерлары"нда Тукайга начар булган, анда аңа салкын булган, андый шигыре дә бар” дип, бинаның юкка чыгарылуына хәер-фатиха бирә икән, инде нишләргә? Калган түрәләрдән без татарлык көтә алабызмы? Алай фикер йөртсәк, без Горький музеен да ишәргә тиеш идек – Деренков йортында ипи пешерүче булып эшләү бер дә җиңел булмаган! Ул да ничек азапланганнарын язып калдырган, нигә ул йортны да “анда Горькийга кыен булган” дип сүтеп атмаска?

Президент Рөстәм Миңнеханов “тарихи Казанны саклау” проектын башлап, экскурсияче Олеся Балтусова белән шәһәр урамнарына җәяүле сәфәргә чыгып киткән вакытта дөрестән дә, ниндидер бөек нәтиҗәләргә ирешербез кебек тоелган иде. Үз аяклары белән шәһәр урамында йөргән илбашына тагылып журналистлар да йөгерешеп йөри башлады. Уен эшмени – президент булып президент гади халык кебек шул ук урамнардан атлап йөри бит!

Тарихи биналарны саклауга багышланган әллә никадәр киңәшмәләр узды, әллә никадәр хисаплар язылды. Аларның төп мәгнәсе шул - "Без тарихи Казанны югалтып бетерә яздык, ләкин калганнын саклыйбыз! Моннан соң алай булмаячак! Дөрес төзелмәгәннәре сүтеләчәк, кем төзегән тартып алачакбыз, кем төзегән – ишәбез, үз акчасына төзергә мәҗбүр итәчәкбез!" Президентның чынлап тотынганын раслаган кебек, мәдәният министрлыгында кайбер җитәкчеләр дә алышынды. Ләкин системага каршы аерым кеше генә түгел, хәтта президент та гади бер шөреп кенә ахыры.

Кемгә кем нәрсә саткан?

Тарихи биналарның кемнәргә сатылганлыгын белешеп карагыз. Дөрес, аларның юридик хуҗалары ниндидер Антоновлар да Әхмәт-Мәхмәтовлар. Бераз “казысаң”, һаман да шул Ирек мәйданы белән Казан кирмәнендә утыручы эреле-ваклы түрәләр килеп чыга.

Каты итеп тотындылар, биналарны уңга-сулга таратучыларга да, борынгы биналарны җимерүчеләргә карата да (исемнәрен атап әйтмичә генә билгеле), каты тәнкыйть яуды. Урамга сәяхәтләр, “моннан соң бер генә дә йортны да беркемгә дә бирмәскә дигән вәгъдәләр, экскурсияче Олеся Балтусованы түрә итеп билгеләүләр – кыланып та карадылар. Әллә нинди икенче пландагы эшләр башкарылды, ләкин төп һәм иң әһәмиятле гамәлләр читтә калды.

Иң мөһиме – кайсы йортның хуҗасы кем һәм ул кемнең кеме, аларга бу йортны кем биргән дигән исемлек төзеп аны халыкка җиткерәсе иде. Канун буенча милек сату-алу турындагы карар ун елга кадәр кире каралырга мөмкин. Бинаны кемгәдер сатканга яки бүләк иткәндә канун бозылган булса, сату-алу турындагы килешүне дөрес түгел дип танырга мөмкинлек бар. Исемлек төзелмәде. Минемчә, сәбәбе гади – исемлек төзи башласалар, исемлек төзегән түрәләр беренче чиратта үз фамилияләрен язып куярга тиеш.

Беркем дә җәза алмады

Икенче мөһим әйбер – гаеплеләрнең җәзага тартылуы. Чөнки йөз гаепле арасыннан берсе генә сайланып алынып, анысы да тукран тәүбәсе белән котыла икән, башкалар “Казан – диңгез, без – парахут” дип йөзүен дәвам итәчәк. Ләкин андый тукран тәүбәсе китерүче роленә фәкать мәдәният министры урынбасары Игорь Нестеренконы сайлап алдылар. Аны бер гаепләп, бер яклап бераз нервларында уйнап алдылар да, туктадылар. Башка беркем дә бернинди дә җәза алмады!

Шәһәр хакимиятенең хәзерге һәм элекке җитәкчеләрен гомумән селкетеп тә торучы булмады. “Президент тотынды” дип, котлары чыгып почмакларына сеңгән түрәләр инде янә баш калкытта – димәк, һава селкетүдән артыгы булмаячак. Иң төп гаеплеләр җәза күрмәгән икән, нигә әле "гадел рәвештә" ришвәтен биреп тарихи бинаны үзенеке иткән, аны җимерү өчен күпме көч түккән, яңа бина салган хуҗа калтырап утырырга тиеш?

Мин бу очракта конкрет кеше турында да әйтүем түгел, мәсәлән, Игорь Нестеренко гаепле дә димим, гаепсез дә димим. Чөнки мин аның гаеплеме-юкмы икәнен дә белмим. Мин шуны гына әйтергә телим – тарихи биналарны җимерүнең җинаять икәнен таныдылар, ләкин җинаятьчеләре игълан ителмәде. Сәер тәүбә иде бу - җинаять бар, җинаятьчеләре юк. Кешене үтергәннәр, үтерүнең җинаять икәнен таныйлар, кемнәр үтергәне дә билгеле, ә үтерүчеләрне хәтта җинаятьчеләр дип тә атамыйлар. Сәер түгелме? “Тукран тәүбәсе” дию дә урынлы түгелдер, чөнки президент Рөстәм Миңнехановның “без барыбыз да гаепле” диюеннән башка үзен гаепле дип таныган түрәләр булмады да бугай.

Җинаятьчелеккә каршы көрәшнең иң әһәмиятле шартларының берсе – җинаять җаваплылыгының котылгысызлыгы. Һәр закон бозган түрә үзенең иртәме-соңмы суд каршына басачагын белергә тиеш. Шушы шарт булмаганда, җинаятькә чик куюга ышану була алмый.

Ак киез итекләр бу проектка җеназа кебек

Дөрес, гаделлек хакына шуны әйтеп китәргә кирәк – фәлән бинаны җимергәннәр, аны җимерүчеләр фәлән субсубсубподряд оешмасының прорабы Вәли иде, тик кызганыч ки, аны эш урынында таба алмадык, шул сәбәпле кирпеч ташучы гастарбайтер Илхом белән сөйләштек, ул начар эшләгән, ай-яй дип язулар, бармак янаулар булды анысы. Билгеле, шушындый мөнәсәбәт булганда бу проектның ниндидер зур үзгәрешләргә китерәчәгенә өмет юк.

Шул бер нәтиҗәсе булды инде – борынгы Казан өчен янып йөрүче бер Балтусова бар иде, анысы да түрәгә әйләнде дә, “вакытым юк” кешегә әйләнде. Тагын бер түрә артты, Казан тарихи биналарын саклау өчен тырышып йөрүче бер әйдәманны югалттык. Икенче бер нәтиҗә шул – элек биналарны тавышсыз-тынсыз гына юк итәләр иде, хәзер президент карарларына сылтанган булып җимерәләр. Әнә, президент әйтте, тарихи биналарга кагылышлы документлар аерым контрольдә дип, димәк ки, уйлыйсы да булмагыз аларны берәр нәрсә эшләтү турында. Ул арада, мәсәлән, Мәрҗани йорты үз көенә акрын гына җимерелә бара...

Миңнехановның тәти ап-ак киез итекләр киеп Казан урамнарына чиратка сәяхәткә чыгып китүе бу проектка җеназа кебек тоелды. Казанның соңгы тарихи йортларына да ак киез итек кидереп соңгы юлга озатабыз кебек тоелды. Бәлки, мин ялгышамдыр. Ялгышсам, әйбәт булыр иде.


"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG