Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:40

Тверь өлкәсендә Ка-52 боралагы казасында ике пилот үлгән


Тверь өлкәсендә Ка-52 хәрби боралак казасы нәтиҗәсендә ике пилот һәлак була. Боралак белән идарә итүче каза урынында ук, ә капитан хастаханәдә үлә.

Русия саклану министрлыгы белдерүенчә, күнегү очышын башкарган боралак экипажы белән элемтә дүшәмбе кич югала. Боралакны эзләү бүген иртән дәвам итә һәм ул «Торжок» һава аланыннан 10 чакрымда ачыклана.

Җирдә беркем зыян күрмәгән һәм бернәрсә дә җимерелмәгән. Каза сәбәпләрен тикшерү өчен Тверьга Русия хәрби-һава көчләре баш идарәчесе Александр Зелин килде.

XS
SM
MD
LG