Accessibility links

Мәхкәмә Удальцов эшен 15 мартта караячак


“Сул фронт” хәрәкәте координаторы Сергей Удальцовның административ эшен карау 15 мартка кичектерелгән.

Полициягә буйсынмауда гаепләнүче Удальцов бүген Пресненский мәхкәмәсенең татулаштыру бүлеге утырышына килмәде. Оппозиционерның адвокатлары Удальцовка мәхкәмә урыны һәм вакыты турында канун таләбе нигезендә хәбәр ителмәвен әйтә.

Удальцов һәм аның тарафдарлары узган шимбәдә Яңа Арбаттагы митингтан соң тоткарланды. Полиция мәгълүматларына караганда, ул һәм башка кайбер активистлар Пушкин мәйданы янына таба йөреш уздырырга теләгән. Әгәр аның гаебе расланса, Удальцовка 15 тәүлек ирегеннән мәхрүм итү яный.

15 мартка шулай ук 5 мартта тоткарланган икенче оппозиционер – блогер Алексей Навальныйның да административ эше каралырга тиеш.
XS
SM
MD
LG