Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бельгиядә мәчеткә һөҗүм ясалган, имам үлгән


Бельгия башкаласы Брюссель читендә дүшәмбе көнне мәчеткә ут төртергә тырышканнар.

Бельгия полициясе мәгълүматларына караганда, һөҗүм итүче Андерлехт районы мәчетенә кереп анда яна торган бомба ташлый. Нәтиҗәдә көчле янгын чыга һәм 48 яшьлек имам төтеннән буылып үлә. Тагын бер кеше зыян күрә. Бинага да шактый зыян килә.

Һөҗүм итүче тоткарланган. Аның исеме әлегә әйтелми. Тикшерү эше бара.
XS
SM
MD
LG