Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:42

Оренбур төбәгендә беренче тапкыр Сакмар районының ике татар авылын берләштергән фольклор фестивале үтте. Фестивальне Татар Каргалы һәм Үрге Чебенле авыл хакимиятләре, татар мохтариятләре, өлкә татар эшкуарлары оешмасы оештырды.


Бер атна буе Татар Каргалы һәм Үрге Чебенле авылы халкы бер-берсенә кунакка йөрде, спортта ярышты, үзешчән сәнгать коллективларының чыгышын карады, милли ашлардан авыз итте.

Дүрт меңнән артык халкы яшәгән Татар Каргалы һәм меңләп халкы булган Үрге Чебенле авылларын бер тарих бәйли. Аралары 40 чакрым тирәсе ераклыкта булса да, бу халыклар тамырлары белән Татар Каргалы авылыннан. Шуңа йолалары да бер.

Оренбур җирлегендәге һәрбер очрашу Коръән сүрәләре белән башлана, бу юлы кичәне Каргалы авылының имамы Хәлиулла хәзрәт белән алты яшьлек Хәмзә ачты.

“Сакмарда гынай суы буйларында
Сандугачлар тавышын тыңладым”,

дип җырлана татар халык җырында. Бүгенге Каргалының “Гүзәл” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар һәм башлангыч сыйныф укучылары туган авылына мәхәббәтен шигырьләр һәм җырлар аша җиткерде, халкыбызның фольклорын, милли бәйрәмнәрен, җыр-бию аша сәхнәдә күрсәтте. Сәхнәдә нәниләрне, Каргалының данын еракларга таратып өлгергән, “Халык ансамбле” исемен яулаган “Эра” төркеме алмаштырды.
Фольклор фестиваленнән күренеш

Фольклор фестиваленнән күренеш


Балалардан соң , ике авыл үзешчән артистлары,зур сәләт ияләре сәхнәгә менде. Нинди татар бәйрәме гармун моңнарыннан башка үтсен инде? Гармунчысы да Үрге Чебенле авылының оста гармунчысы Фәйзрахман Рәхмәтуллин иде. Үрге Чебенле авылы гармунчысыннан каргалылар да калышмаска тырышып, саратский гармунда да, кашыкларда да уйнады.

Сәхнәдә спортчылар да мастер класс күрсәтте. Көрәш, хоккей һәм футбол буенча район җыелма такымы нигездә каргалылардан тора.

“Кунак сые-якты йөз,тәмле сүз” дигән тирән мәгънәле әйтемнәр белән ике авыл халкы да кунакларны күргәзмәгә чакырды. Монда инде авыл халкының һәр эш тармагында сынатмаулары: өстәлләрдәге татар халкының иң кадерле табын күрке дә саналган чәк-чәк төрләре, бәлеш,өчпочмакларны, милли ризык төрләрен санап бетергесез иде.
Фольклор фестиваленнән күренеш

Фольклор фестиваленнән күренеш


Кул осталары да үз эшләрен тәкъдим итте. Алар арасында онытылып барган һөнәр иясе, кәрзин үрүче Җәүдәт Әбдрәхмәнов, тимерче Фәнил Бузлаков гаиләсе тимер розалар белән бергә чигелгән бакча чәчәкләре тәкъдим итте, ә оста Рәфкат Йосыповның оныгы Илфат Әитов күргәзмәгә бабасының эшләрен алып килгән иде.

Бу күргәзмәдә шаккатырганы – Каргалы исемле сыерлар нәселе күрсәтелгән стенд булды. Аны “Родина” колхозы рәисе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Мөхтәр Дәүләтьяров әзерләгән.

Өч сәгать барган тамашадан соң, жюри рәисе Рима Надырова фольклор бәйрәмендә катнашучыларга бүләкләр белән мактау хатлары тапшыру хакында ишеттерде.

Бәйрәмне оештыручылар киләчәктә мондый фольклор бәйрәмнәрне,бер үк районда урнашкан татар авылларын берләштерү максатыннан Оренбур төбәгенең башка татар авылларында да үткәрергә кирәк дигән карарга килделәр.
Фольклор фестиваленнән күренеш

Фольклор фестиваленнән күренеш

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG