Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галимҗан Ибраһимов


Галимҗан Ибраһимов – татар әдәбияты классигы, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе.

Тормыш юлы

Галимҗан Ибраһимов (1887-1938)
Галимҗан Ибраһимов (1887-1938)
Галимҗан Ибраһимов 1887 елның 13 мартында Уфа губернасы Стәрлетамак өязе (хәзер Авыргазы районына карый) Солтанморат исемле татар авылында туа. Галимҗан башта туган авылында белем ала, 3 сыйныфлы рус мәктәбенә дә йөри. 1898 елныңкөзендә әтисе Галимҗанны һәм аның бертуганын Оренбурдагы мәдрәсәгә илтә. 1905 елгы инкыйлаб дулкыннары тәэсирендә, шәкертләр, иске тәртипләргә риза булмыйча баш күтәрәләр, һәм Галимҗан мәдрәсәдән куыла.

«Галия» мәдрәсәсе

Аннары ул Уфага китә һәм «Галия» мәдрәсәсенә укырга керә. Аның әдәби иҗат эшчәнлеге шул вакытта башлана. 1907 елдааның беренче хикәясе – "Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы" басылып чыга. «Галия»дән киткәннән соң, Галимҗан Ибраһимов Әстерханда була, Урал якларына бара, казакъ далаларына китеп, балалар укыта башлый.

Казан

Белемен күтәрү өчен һәм әдәби эш белән шөгыльләнү өчен 1909 елда Казанга килә. Шул елны язучы "Татар хатыны ниләр күрми" повестен иҗат итә. 1910-1911 елларда "Диңгездә", "Йөз ел элек", "Карак мулла" кебек хикәяләрен яза. 1912 елда ул беренче зур күләмле әсәрен – "Яшь йөрәкләр" романын тәмамлый. 1912-1914 елларда "Карт ялчы", "Көтүчеләр" , "Табигать балалары" һ.б. бик күп әсәрләрен иҗат итә.

Инкыйлаб эшләре

1912-1913 елларда Галимҗан Ибраһимов Киевта балалар укыта, белемен күтәрә. Студентларның яшерен оешмасында катнашканга 1913 елның апрелендә кулга алына. Шул елның җәендә төрмәдән чыгарыла, 1917 елның февраль революциясенә кадәр полиция күзәтүе астында яши.

1913 елның көзеннән башлап Галимҗан Ибраһимов Казанда "Аң" журналында эшли.
1914 елның февралендә яңадан Киевка китә.
1915 елның көзеннән 1917 елгы Февраль инкыйлабына кадәрге чорда Галимҗан Ибраһимов «Галия» мәдрәсәсендә укытучы булып эшли.
Язучы 1917 елдан инкыйлаб эшләре белән шөгыльләнә, Учредительное Собраниега делегат итеп, Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлана. 1918 елдаМилләтләр халык комиссариаты каршында төзелгән Үзәк мөселман комиссариатының рәисе Мулланур Вахитовның урынбасары була.
Илдә тыныч тормыш башлангач, әдип иҗат эше белән шөгыльләнә, дәүләт һәм җәмәгать эшләрендә катнаша.

Соңгы еллары

Язучы каты авыруы сәбәпле, гомеренең соңгы ун елын Ялтада уздыра. Ул анда әдәби иҗат эшен дәвам иттерә.
Галимҗан Ибраһимов, татар халкының башка күп язучылары кебек үк, Сталин репрессияләренә эләгә. 1938 елда ул төрмә шифаханәсендә үлә.

Википедия язмасы: Галимҗан Ибраһимов
XS
SM
MD
LG