Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:30

БМО Сүрия чигендәге илләргә үз вәкилләрен җибәрәчәк


БМО якын арада президент Бәшәр Әсад режимына каршы чуалышлар башыннан бирле кылынган явызлыклар турында фактлар җыю өчен Сүрия белән чиктә булган илләргә үз вәкилләрен җибәрәчәк.

Бу хакта БМО кеше хокуклары берлеге башлыгы урынбасары Кюн Ва Кан белдерде.

БМОның качаклар эшләре берлеге мәгълүматларына караганда, низаг башланганнан бирле Сүриядән 230 меңләп кеше читкә күчеп киткән.

Бүген хөкүмәт гаскәрләре Төркия белән чиктәге Идлиб вилаятендә гысьянчыларга каршы һөҗүмне дәвам итте. Сүрия хокук яклаучылары белдерүенчә, бәрелешләр Дейр-эз-Зоре, Алеппо һәм Дераа вилаятьләрендә дәвам иткән.

Алдагы көнне оппозициядәге Сүрия дәүләт шурасы хөкүмәт хәрби көчләре һәм репрессияләрдән тыныч халыкны яклау максатыннан көнбатыш һәм гарәп илләре хакимиятен хәрби нигездә ярдәм итүгә чакырды.

XS
SM
MD
LG