Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:40

Казанда 52 яшьлек Сергей Назаровның полиция хезмәткәрләре кыргыйлыгыннан үлүе игътибарны янә иске проблемга - хокук саклау оешмалары хезмәткәрләренең җәфалауны һаман да киң куллану мәсьәләсенә юнәлтә.

Бу тема интернет басмаларында һәм төрле социаль челтәрләрдә дә иң күп тикшерелгәннәр арасына менде.

PublicPost сәхифәсе бу уңайдан психолог Михаил Виноградов фикерләрен китерә. “Полиция хезмәткәрләренең мондый бәгырьсезлеге, ни кызгыныч, бик җиңел аңлатыла – хакимият һәм коралга ия булу әлеге эшкә беренче чиратта психопатларны, шәхсияте какшаганнарны җәлеп итә һәм әлбәттә, андый урында хезмәт итү дә шәхесне шактый боза ”, ди Виноградов.

Аның сүзләренчә, бер ирнең икенчесен көчләве – соңгысын тулысынча буйсындыруны, түбәнсетүне аңлата, ә тиешле кануни шартларда эшләмәгән, үзләренең барыбер җәза алмаячагына ышанган хезмәткәрләр үз куәтен күрсәтергә теләп нәкъ шуны максат итеп куя да. Бу күренеш полиция сафларында киң таралган һәм төрмәдәге тәртипне хәтерләтә.

Сергей Назаров белән булган фаҗига киләчәктә дә кабатлана ала дип исәпли Виноградов, чөнки кулларына хакимият алудан ләззәт тапкан садист-сымак кешеләр Русия полициясе сафларында җитәрлек, алар бар хезмәткәрләрнең якынча өчтән берен тәшкил итә.

Мәгълүм булганча, Татарстанда кеше хокукларын яклаучы активистлар Назаров үлеме өчен сәяси җаваплылык эчке эшләр министры Әсгат Сәфәров өстенә төшә, ул китәргә тиеш дигән таләп белән чыкты. Күптән түгел генә Татарстан полициясендәге бар хезмәткәрләр дә аттестация үткән иде, соңгы җәнҗалга катнашы булганнар да аны димәк проблемсыз гына үткән булып чыга. Моңардан тыш, министр җитәкләгән полициядә, шул ук “Дальний» бүлегендә элек тә андый проблемнар булуы ачыклана.

Хокук саклау көчләрендәге башбаштаклык һәм көч куллану очракларын тикшергән юрист Анатолий Барабаш, милициядән полиция ясаганда үткәрелгән аттестация бик начар, аннан-моннан гына оештырылган иде, ди. Шуңа да садист чалымнары булганнар да полициягә үтеп керә алды, шәхесләргә психологик анализ ясалмады, аның һөнәри әзерлеге каралмады, дип белдерә Барабаш. Аның бу фикерен хокук яклау активистлары да раслый – аттестация дигән нәрсә үткәннән соң җәфалауларга зарлану кимеде генә түгел, киресенчә, артты гына, ди алар.

Казанда булган хәл бердәнбер түгел. 2010 ел декабрендә, мисал өчен, Ставропольдә милиция хезмәткәрләре Калаборка утарында яшәгән Вячеслав Мереханы кыйнап, аны көрәк сабы белән көчләгән иде. Аңа вакытында операция ясалып кына ул исән калды. Моны тикшергән җинаять эше ачылса да, ул бу кыргыйлыкны кылучыларга каршы түгел, гәрчә Мереха үзен җәфалаган хезмәткәрләрне исемләп таный. Ягъни җинаять кылучыларның бернинди дә җәза алмый котылуы бик ихтимал.

Тагын бер мисал Томскидан. 2010 гыйнварында андагы журналист Константин Попов айныткычка эләгә, анда ул бер милиционер тарафыннан кыйнала һәм швабра белән көчләнә. Шуннан 47 яшьлек Попов мәрткә киткән хәлдә хастаханәгә китерелә һәм аңына да килми үлә. Гаепле дип табылган милиционер – Алексей Митаев 12 елга ирегеннән мәхрүм ителә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG