Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:47

Полициянең элекке хезмәткәре Мөдәррис Каюмов полициянең эшләү ысуллары һәм алар таянган кануннар да камил түгел дип әйтә. Җәмәгать эшлеклесе Алия Сабирова Казандагы хәл җәмгыятьнең эчтән череп таркалуын күрсәтә дип белдерә.

Мөдәррис Каюмов полициянең элекке хезмәткәре. Узган елның октябрь аеннан бирле пенсиядә. Хәзер Казанның 95-нче мәктәбендә эшли. Ә аңа кадәр 159-нчы мәктәптә яшүсмерләрне ул вакыттагы милиция уку йортларына керергә әзерләгән булган. Каюмов Татарстан эчке эшләр министрлыгында кадрлар бүлегендә дә эшләгән.

Полиция тармагында эшләгән һәм укучыларны полиция югары мәктәпләренә укырга керергә әзерләгән кеше буларак, Казандагы бу соңгы хәлне ничек бәялисез? Бу хәл ни сәбәпле килеп чыккан дип уйлыйсыз?

– Сәбәпләр монда төрле булырга мөмкин. Бу хәл тулысынча ачыкланмыйча ниндидер бәя биреп булмый. Ул һәлак булган кеше үзе алты тапкыр төрмәдә утырып чыккан. Аның нәрсәдә гаепләнүе һәм тоткарлангач үз-үзен ничек тотуы да тулысынча ачылып бетмәгән әле.

Мөдәррис Каюмов

Мөдәррис Каюмов

​Билгеле, монда полиция хезмәткәрләренең гаебе зур. Алар мондый ысуллар кулланып эш итәргә тиеш түгел иде. Бу җинаятькә полиция хезмәткәрләрен нәрсә этәргәне дә әлегә ачык түгел. Бу хәлне, чыннан да, җинаять дип әйтеп була.

Җинаятьтән соң министр күргән чараларны дөрес дип саныйм мин. Мондый хәлләрне бетерү кирәк. Полиция бүлегенә эләккән кешеләргә мондый ысуллар кулланылмаска тиешлеген без кырт кисеп әйтергә тиеш.

Икенче ягы да бар. Полиция хезмәткәрләренә хәзер эш бик күп. Җинаятьне ачарга теләү дә, бу эшне башкаручыларның яшь булуы да әлеге хәлгә сәбәп булгандыр. Яшьләр бит алдын-артын уйламыйча, абайламыйча эш итә. Мондый хәлләргә җитәкчеләр дә тиешле игътибар биреп бетермәскә мөмкин.

Эш күп дисез. Милицияне полициягә үзгәртү нәтиҗәсендә полициядәге гади хезмәткәрләргә эш күбәйдеме? Яисә башка сәбәпләр дә бармы?

– Кыскартулар да күпмедер дәрәҗәдә үз өлешен керткәндер. Полициядә җинаять бик күп. Гомумән алганда, участковыйларга бик күп эш йөкләнә, аның очы-кырые юк. Оператив хезмәттәгеләрнең дә эш вакыты чикләнмәгән. Алар көне-төне эшли. Болар да тәэсир итәргә мөмкин. Һәрбер очракта кеше нинди генә эш булмасын чикне белергә тиеш. Менә бу эшне эшлим, җинаятьне ачам, әмма үзем җинаятьчегә әйләнергә тиеш түгел дигән уй башыннан китмәскә тиеш.

Элек эшләгән милиция хезмәткәрләре тәҗрибәле һәм күп уңышларга ирешкән кешеләр иде. Алар күбесе ниндидер ярамаган адымнардан тыелып калган. Хәзер бит замана да, яшьләрнең дөньяга карашы да үзгәрде. Җәмгыять тә, телевидение дә тәэсир итә.

Мин үзем Казан идарәсендә һәм районнарда эшләүче җитәкчеләр һәм гади хезмәткәрләр белән аралашып торам. Алар бу хәлне аңлап бетерә алмыйлар һәм үзара сөйләшкәндә тәнкыйтьлиләр. Бу хәлнең бөтен полиция хезмәткәрләренә дә тап төшерүен аңлыйлар. "Бу хәл ничек килеп чыккан икән", дип борчылалар, үзара сөйләшәләр. Тиешле чарасы күрелсә, яңа килгән хезмәткәрләргә үзенә күрә бер сабак булыр дип уйлыйм.

Интернеттагы сәхифәләрдә, төрле блогларда Казандагы хәл беренче очрак кына түгел, Русиядә мондый хәлләр, гомумән, еш булып тора, дип язалар.

– Бу хәлләр җәмгыятьнең кырыслыгы белән дә бәйле. Полиция хезмәткәре күп очракта бик авыр хәлләрдә дә кала. Бездә шундый хәл күзәтелә, полиция хезмәткәре җинаятьне ачарга тотына, ә аңа пүнәтәйләр кирәк. Күп кешенең пүнәтәй буласы килми. Кешеләр ярдәм итәргә теләми. Полиция хезмәткәре күпмедер эшләгәннән соң кырыслана да барырга мөмкин. Җәмгыять тә, дәүләт тә полиция хезмәткәренең җинаять ачу ысулларын һәм кануннарын камилләштерүдә ярдәм итәргә тиеш.

Сезнең сүзләрне, бүген полиция хезмәткәрләренең үзләре таянып эшли торган кануннары һәм эчке кагыйдәләре камил түгел, дип аңларга буламы?

– Әйе, алар да мөкәммәл түгел, үзләре дә авыр хәлдә, күп очракта хокуклар да, дәүләт ягыннан яклау да җитеп бетми. Чарасыздан моның ише җинаятькә барулар да мөмкин дип әйтәсем килә. Әмма мин аларны акламыйм, һәрхәлдә тыелып калырга тиешләр.

* * * *

Алия Сабирова – журналист, җәмәгать эшлеклесе.

Алия, җинаять кылуда шикләнелүче «Дальний» полиция бүлегендә эшләүче хезмәткәрләрнең Алмаз Василов, Илшат Гарифуллин, Илнар Ибатуллин, Рамил Әхмәтҗанов, Марат Сабировларның татар егетләре булуын халык ничек кабул итте?

– Безгә бу хәлләрне ишетү бигрәк тә авыр булды. Без татарлар чиста әхлаклы кешеләр дип сөйлибез, шуңа ышанырга тырышабыз. Бу Казанның Универсиада алдыннан бөтен абруен бетерә торган хәл булды дип саныйм мин. Татар халкының да абруена нык бәрә торган әйбер булды бу. Бу хәлләр рус телле интернетка чыккан, җитмәсә Яндекста беренче биш яңалыкның берсе итеп чыгарылган.

Мин үзем, бәлки, алар татарлар булмагандыр дип фамилияләрне тикшереп чыктым. Бөтенесе дә татар егетләре булып чыкты. Берьяктан, бу хәлнең килеп чыгуы әйбәт тә булгандыр, чөнки полициядәгеләрнең гади халыкка мөнәсәбәте бик начар икәнлеге сизелеп тора. Тегеннән-моннан яңалыклар үтеп чыга бит ул. Берәр танышың полициягә эләксә, аңа берәр нигә бәйләнеп, бер төн эчендә бер-бер нәрсә эшләтеп, имгәтеп куймасыннар дип куркып торасың.

Интернетта Нургалиевның милләттәшләре, татарлар шундый җанварлыклар эшләгән дип язып та чыкканнар. Бәлки кешеләрдә шундый уй да туа торгандыр. Татарстанда, гел мактап сөйләнә торган төбәктә, бу хәл бик начар вакыйга булды, миңа калса.

Гади халык полиция хезмәткәрләре шундый әйберләрне дә Алия Сабирова

Алия Сабирова

кыла ала микән дип аптырый. Мин үзем моңа ышанам. Милициянең исеме үзгәрсә дә җисеме үзгәрмәгәне көн кебек ачык. Халык моны яхшы белеп тора һәм шулай дип сөйлиләр дә. Интернетта да милициянең исемен алыштырудан файда юк дигән фикерләр яңгырый. Бу хәл бер Татарстанга гына хас әйбер түгел. Бөтен Русиясендә шул хәл. Милициягә күп очракта каядыр барып урнаша алмаганнарны алалар. Күпмедер акчалар вәгъдә итеп тә чакыралар. Армиядән кайтканнар күп очракта анда бара, ә аларның психикалары бозылган була. Җинаятьчеләр белән аралаша торган җиргә агрессив һәм көч куллана торган, интеллекты югары булмаган кешеләрне куялар. Бу башка төбәкләрдә дә шундый ук хәл.

Мин бу хәлдән соң, бәлки, Татарстанга гына кара PR түгел микән дип уйлап куйдым. Икенче яктан уйлаганда, нишләтәсең инде, менә шулай килеп чыккан. Бу очракта дөньяга чыкты, ә башка җирләрдә булса да, бәлки, дөньяга чыкмый да калгандыр. Әгәр ул кеше үлмәгән булса, бу хәлне белми дә кала иделәр. Башка җирләрдә булганнарын әйтмиләрдер, статистикага чыгармыйлардыр, бәлки.

Чын татар фамилияле, бәлки алар авыллардан чыккандыр дигәннән, авылларда әхлак югары дип әйтмәс идем. Яшьләр бик нык эчә, бик нык сугыша, әллә нинди коточкыч хәлләр дә булганы бар. Үзебезнең авылда гына да берсен-берсе кыйнаган, берсе икенчесенең борынын тешләп өзгән, балта белән чапкан дигән хәлләрне ишеткәнем бар. Мондый хәлләр бик күп. Без киноларда гына күреп белгән вәхшилек авылларда да эшләнә.

Авыллардан полициягә килеп урнаша икән, алар артык югары әхлак белән тәрбияләнгән егетләр түгел. Мин аларның ниндидер явызлык кылуларына шикләнмим. Кемдер яхшылык булсын дип авылларга мәчетләр төзеп куя, әмма анда яшьләрнең барганы юк. Анда яшьләр аракы эчеп түбәнгә тәгәрәп беткән инде. Бәлки шундый булулары аркасында полициягә килеп эләгәләрдер.

Полицияне кыскарттылар, хезмәт хакын күтәрделәр, әмма эчтәлеге дә, андагы кешеләр дә үзгәрмәде. Шул хәзер әкренләп чыга башлады.

Авылда тәрбияләнгәннәр әхлаклы, ә татарлар, гомумән, кешелеклерәк тә, бер-берсенә ярдәмчел һәм өлкәннәрне хөрмәт итә дигән фикер дә бар бит әле.

– Авылда саф чишмә сулары эчеп, чиста әхлак белән тәрбияләнеп, нечкә күңелле кешеләр үсә дию, безнең татар язучылары тудырган иллюзия инде ул. Авыллар да бөтен дөньяга кушылды инде хәзер. Шул ук боевикларны карыйлар, бигрәк тә эчү аркасында һәм эшсезлеккә күрә начарлык үтеп керә. Шәһәрдә генә начарлык, ә авылларда чисталык дип әйтү беркатлы фикер.

Казанда булган хәл дә, авыллардагы тәртипсезлекләр дә җәмгыятьнең бөтен Русия буйлап бара торган эчтән черүен күрсәтә. Бу вакыйганы мин яман шешнең тишелеп чыгуы дип атар идем. Кызганыч нәкъ татарлар аркылы тишелеп чыкты инде, бәлки башка җирдә күренмәгәндер.

Русия эчке эшләр министрлыгының үзәк идарәсенең дүрт хезмәткәре Казан полициясе эшчәнлеген тикшерү өчен җибәрелгәне билгеле булды. Ничек уйлыйсыз, бу тикшерүләр полициядәге хәлләрне тәртипкә салыр микән?

– Русиядә шундый гадәт инде ул, берәр җирдә бер-бер нәрсә булса, тизрәк тикшерә башлыйлар. Әз генә тынычлансалар аннары онытыла. Аннан соң алга таба беркем тикшереп тормый. Шушы вакыйгадан соң бөтен җирдә тәртип урнаштыруны күрсәтергә тырышалар. Хакимият үз эшен әнә шул юл белән генә күрсәтергә тели.

Бәлки хаклы да түгелмендер, мин бу хәлдән соң аларга шул кирәк дип сөенеп тә куйдым. Минем җитәкчелеккә үпкәм бар. Алар Татарстанны матурлап күрсәтү белән артык күп шөгыльләнәләр. Имештер, монда бөтенесе дә яхшы, бөтенесе дә әйбәт, ә кешеләр Татарстанда яшәү рәхәттер дип уйлый. Ә чынлыкта әллә нинди куркыныч әйберләр дә бар. Җитәкчелек төпкә үк төшеп тикшереп җитешсезлекләрне бетерүне кайгыртмый, ә халыкара зур чаралар үткәргән булып, өстән-өстән генә матур өскорма ясау белән генә шөгыльләнә. Менә шундый вәхшилекләр булмасын өчен, башта гади халыкның тормышын яхшыртырга һәм тәртип урнаштырырга кирәк. Аннары гына зурдан кубып үз төбәгең турында дөньяга яңгыратырга була. Бу хәлдән соң, бәлки, кыймылдый башларлар, бәлки, җитәкчелеккә дә эләгер. Нәкъ алар тәртип урнаштырырга тиеш бит.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG