Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда полиция башбаштаклыгына каршы җыен узачак


Иртәгә – 15 март көнне Татарстан эчке эшләр министрлыгы каршында казанлылар полиция башбаштаклыкларына каршы митинг уздырачак.

“Комсомольская правда” язуынча, анда теләгән һәркем катнаша алачак. Оештыручылар килүчеләрне үзләре белән шампан шәрабы шешәсе алып килергә сорый.

Әлеге шешәләр министр Әсгать Сәфәровның үзенә шәхсән яки хезмәттәшләре аркылы тапшырылачак.

Билгеле булганча “Дальний” хокук саклау бүлегендә көч кулланып сорау алу гадәти алым булган. Назаров белән килеп туган хәлдән соң, инде полициядән зыян күрү турында дүрт кеше мөрәҗәгать итте.
XS
SM
MD
LG