Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Тукай бүләге татарга хезмәт итүчеләргә генә бирелергә тиеш”


Казанда опера һәм балет театры янында Тукай һәйкәле. Һәр ел саен Тукай туган көнне - 26 апрельдә монда Тукай бүләгенә ияләр игълан ителә
Казанда опера һәм балет театры янында Тукай һәйкәле. Һәр ел саен Тукай туган көнне - 26 апрельдә монда Тукай бүләгенә ияләр игълан ителә

“Ватаным Татарстан” газетының әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире Алсу Хәсәнова, лаеклы шәхесләр булмаганда Тукай бүләге ике, өч елга бер тапкыр гына бирелергә тиеш, дип саный.

– Алсу, Тукай бүләгенә намзәтләр исемлеге игълан ителде. Мәдәният-сәнгать дөньясын яктыртучы журналист буларак, Сезнең бу исемлеккә фикерегез ничек?

– Мин узган ел "Тәхәрәтләнү" дип аталган бер язма чыгарган идем. Бу язмадан соң кемнәрдер үпкәләп йөрде, ай шәп әйткәнсең диючеләр дә булды. Тукай бүләген күп чәйнәделәр, хәзер аны чиратка куя башладылар дигән фикерләр соңгы вакытта күбәйде. Язмамда әнә шул хакта да язылган иде.

Алсу Хәсәнова
Алсу Хәсәнова
Быелгы исемлеккә килсәк, анда кеше шулкадәр күп. Болары каян килеп чыкты икән инде, дип әйтүчеләр дә бар. Бу исемлек бит кемнәрдер төшеп калганнан соң тәкъдим ителде. Белүемчә, узган ел күп кеше исемлектән төшеп калды. Без бер танылган кешене, аның исемен әйтеп тормыйм, үзебез дә тәкъдим иткән идек. Ул төшеп калгач, без бик аптыраган идек. Исемлек ничек төзелә, кемнәр аша үтә икән ул дигән сорау да туган иде.

Узган ел Тукайның юбилей елы иде. Ташламалар ясап Тукай бүләген гадәттәгедән күбрәк кешегә бирделәр. Соңгы вакытта Тукай бүләгенә лаек булмаган кешеләргә дә бирелә дигән сүзләр дә ишетелә. Мин үзем бу сүзләр белән чыннан да килешәм.

Тукай бүләгенә лаек кеше хикәя, романнар, йә булмаса шигырь язучы гына булырга тиеш түгел. Ул иң беренче чиратта талантлы шәхес булырга тиеш. Шәхес дигән сүзгә проза өлкәсендә, публицистика өлкәсендә эшләгән кеше дә, җырчы да керә. Җырчы дигәннән, көйләре ике-өч нотадан артмый торган җырчылар турында сүз бармый, нәкъ халык җәүһәрләрен туплап аны халыкка җиткерү өчен дәвамлы эш алып барган, халык җырларына һәм татар композиторларының әсәрләренә багышланган зур програмнар эшләгән кешеләргә генә бирелергә тиеш ул.

Тукай бүләге галимнәргә дә бирелергә тиеш. Ничек инде гомере буе авылдан-авылга йөреп халык иҗатын туплаган, татар фәненә хезмәт иткән галимнәргә бирелмәскә тиеш ди?! Аннан да кала, Тукай бүләген журналистларга да бирергә кирәк. Тукай бүләге бүгенге көндәгечә ниндидер бер чиратка салынырга тиеш түгел. Әгәр лаеклы шәхес булмаса, ул быел бирелмәсен. Мин ел саен Тукай бүләге шагыйрьләргә бирелеп торырга тиеш дигән әйбер белән дә килешмим. Лаеклар булмаса, ул ике, йә булмаса өч елга бер тапкыр да бирелә ала бит.

– Тукай бүләгенә намзәтләр исемлеге, мөгаен, мәдәният министрлыгында карала торгандыр. Нинди намзәтләр тәкъдим ителгәнлеге аерым бер комиссиягә алдан билгеле була торгандыр. Бүген халык Тукай бүләген бирү комиссиясендә кемнәр эшләгәнен дә белми.

– Бу эшләр безгә дә күләгә булып кала. Белүемчә, бу исемлекне барлый торган һәм тикшерә торган жюри алышынып тора. Кемдер аннан китеп барды, яңалар да куелды дип беләм. Мин үзем ул исемлек алышынып торырга тиеш дип саныйм. Берүк кешеләр утырганда бертөрлелек китә ул. Жюрига язучылардан Тукай бүләген алган һәм үз бөеклеген булдырган кешеләр керергә тиеш. Минемчә, жюрига билгеле һәм гадел җитәкчеләрне дә һәм шулай ук сәнгать кешеләрен дә кертү кирәк. Аннан да кала, безнең олпат-олпат җырчыларыбыз да, олпат галимнәребез дә бу жюрига керергә тиеш.

Миңа калса, жюрида эшләүчеләрнең исемлеген дә, намзәтләр сайланганчы Тукай бүләгенә төрле оешмалардан кемнәр тәкъдим ителгәнен дә халык белергә тиеш.

– Татар сәнгатенә, татар әдәбиятына зур өлеш кертеп тә намзәтләр исемлегенә керми калган кешеләр бар дип уйлыйсыңмы син?

- Әлбәттә бар! Игътибарсыз калган шәхесләребез безнең бик күп. Әле күптән түгел генә Айдар Хәлимнең юбилее булып узды. Дөрес, Айдар Хәлимне кемдер күрмәмешкә салыша, ул фәлән-төгән диючеләр дә бар. Ни генә сөйләнмәсен - ул бөек шәхес. Фәүзия апа Бәйрәмова да, һичшиксез, Тукай бүләгенә лаек кеше. Безнең лаекларыбыз да, талантлы кешеләребез дә бар.

Тукай бүләге - ул татар халкының горурлыгы. Татар халкы горурлыгына лаек шәхесләргә генә бирелергә тиеш ул.

– Татар халкы горурлыгы дигәннән, соңгы вакытта опера-балет театрында татарча әсәрләргә игътибар юк дигән сүзләр йөри. Бу театр вәкиленең Тукай бүләгенә тәкъдим ителүенә ничек карыйсың?

– Салаватовка килгәндә, әгәр аңа татар әсәрләре өчен бирергә теләсәләр мин риза булыр идем. Тукай бүләге татар мирасын, татар әсәрләрен үстергән өчен бирелергә тиеш! Ул урыс кешесе дә булырга мөмкин, әмма татар өчен хезмәт иткән шәхес булу шарт. Мисал өчен, Александр Ключаревны алыйк, ул гомере буе татарга хезмәт иткән шәхес. Ул безнең кайбер композиторлар белән чагыштырганда татарга артыграк та хезмәт куйган. Әгәр инде кемгә дә булса "Борис Годунов" әсәре өчен Тукай бүләген бирергә җыеналар икән, моңа мин дә һәм башка кешеләр дә риза булмас дип уйлыйм.

* * * *

Тукай бүләгенә намзәтләр исемлеге:

Фәридә Салитова, “Музыкальные драмы Салиха Сайдашева: роль жанра в становлении татарской профессиональной музыки” һәм “Салих Сайдашев. Жизненный и творческий путь” китаплары өчен;

Розалинә Шаһиева, “Кара мәрҗән, “Ниса” шигъри җыентыклары өчен;

Клара Булатова, “Келәү” һәм “Каурый канат – җил атым” китаплары өчен;

Камил Кәримов, “Ком сәгате”, “Сакау күке” романнары өчен;

Флера Гыйззәтуллина, “Башкаемда – дөнья исәпләре” китабы өчен;

Нәбирә Бикчурова (Н. Гыйматдинова), “Парлы ялгыз”, “Мәхәббәттә гөнаһ бар” китаплары, “Хатыннар сагышы” повесте өчен;

Раул Мир-Хәйдәров, “Пешие прогулки”, “Двойник китайского императора”, “Масть пиковая”, “Судить буду я” романнар тетралогиясе һәм “Черная знать” сериясеннән “За все – наличными” романы өчен;

Софья Кузьминых, Г.Тукай истәлегенә багышлап традицион милли күн мозаикасы техникасы нигезендә башкарылган хезмәтләр циклы өчен;

Земфира Сәйдәшева, “Песенная культура татар Волго-Камья” китабы өчен;

Айдар Фәйзрахманов, 2002-2010 елларда ТР Дәүләт фольклор музыка ансамбленең концерт программалары сериясе өчен;

Илдус Якупов, “Синяя птица” ораториясе һәм төрле еллардагы вокаль әсәрләре өчен;

Ренат Салаватов, Опера-балет сәнгатен саклау һәм үстерү эшенә зур өлеш кертүе, Көнбатыш Европа, рус, татар композиторлары әсәрләрен югары дәрәҗәдә башкаруы, М.Мусоргскийның “Борис Годунов”, Ж.Бизеның “Кармен”, Р.Әхиярованың “Шагыйрь мәхәббәте”, Г.Доницеттиның “Лючия ди Ляммермур”, В.Гаврилинның “Анюта”, Н.Җиһановның “Җәлил” әсәрләре буенча һ.б. премьера спектакльләрен куюы өчен;

И.Ф.Сәйфуллин, С.П.Шәкүров, А.В.Головин, З.М.Садыйков, А.Г.Саттаров, А.К.Даишева, З.Ш.Галиуллин, Р.М.Зәбиров, “Кол Шәриф мәчете” архитектура комплексын иҗат иткән өчен.
XS
SM
MD
LG