Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Бердәм Русия» Казандагы хәлдән соң, Думага министр Нургалиевны чакыру тәкъдимен хуплады


«Бердәм Русия» фракциясе Казанның «Дальний» хокук саклау бүлегендәге хәлдән соң, Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиевны Дәүләт думасына чакыру тәкъдимен хуплады.

Дәүләт думасының иминлек комитеты вәкиле Владимир Васильев белдерүенчә, министрны чакырып кырыс сораулар бирү дөрес булачак.

Депутат сүзләренчә, Думадагы вәкил инде министрның эш тәртибен килештерү өчен эчке эшләр министрлыгы белән элемтәгә чыккан.

Элегрәк министрны чакыру тәкъдимен Коммунистлар һәм «Гадел Русия» фракцияләре тәкъдим иткән иде.
XS
SM
MD
LG