Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан кешесе мәчеттә азан тавышының көчле булуын мәхкәмәгә шикаять иткән


«Әниләр» мәчете янында яшәүче Казан кешесе Дмитрий Фролов азан тавышының йокларга комачаулавыннан зарлана.

«Интерфакс» хәбәр итүенчә, ул тынлык турындагы җирле канунны Конституциягә каршы килә дип тануны таләп итеп Конституцион мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән.

Фролов әйтүенчә, элек иртән азанны манарага менеп укысалар, хәзер анда тавыш көчәйткечләр урнаштырганнар һәм микрофоннан яңгыраталар.

Тынлык турындагы канун кичке унбердән иртәнге алтыга кадәр тавышлануны тыя, әмма бу дини оешмаларга кагылмый.

Мәхкәмә барлык тарафларны да тыңлаган һәм бер айдан соң нәтиҗә чыгарачак.
XS
SM
MD
LG