Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:51

Грозныйдагы Путин урамы Айдар Хәлимне яңа иҗатка этәргән


Айдар Хәлим яңа өч томлыгы белән

Айдар Хәлим яңа өч томлыгы белән

Ял сәфәре белән Кавказ якларына барган язучы Айдар Хәлим Чечня башкаласы Грозныйда булганнан соң туган хис-тойгылары белән уртаклаша.


Айдар Хәлимнең 70 еллык бәйрәме беренче булып Чаллыда узды. Аннан соң язучы Кисловодски шәһәренә ял итәргә китә. Шушында ул чечен кешеләре чакыруы белән Грозный каласына да сәфәр кыла. Айдар әфәндене чечен башкаласына кадәр Шапа Ковроев озата бара. Кавказдан кайтышлый Айдар Хәлим Мәскәүдә “Сатурн” кинотеатрында узган иҗат кичәсендә катнаша.

Шушы көннәрдә Айдар Хәлимнең иҗат бәйрәме Казанда да үтте. Без язучының шушы сәфәрләрдән, очрашулардан нинди хис-тойгылар белән кайтуы белән кызыксындык.

“Кисловодскида чечен дуслар белән очраштым һәм алар Грозныйга кунакка дәште. Чакыруга каршы килмәдем.

Грозныйда таң калдырган әйбер күп булды. Шәһәр төзек, матур. Хәтта истәлеккә дә бер җимерек тә калмаган. Ул бәлки махсус эшләнгәндер, каланың тарихи йөзе калмаган. Монда 2-3 чакрымга сузылган, Путин исемен йөрткән урамда да булдым. Ул мәрмәрдән, алтын-көмештән тора. Яңа мәчеттә булдым. Путин урамыннан кайтканда башымда яңа шигырь туды. Анда мондый юллар да бар:
Иске Грозныйның чын тарихын
Алыштырган елтыр пластик.
Шәһәр уртасыннан проспект –
Үтә Путин дигән классик.

Йортлар гүя солдат, күкрәкләргә
Орден итеп гранит асканнар.
“Башкомандующий килә!” диеп
Сикереп “Үрә кат!”ка басканнар...

Кичә генә кан коелган ташны
Бүген алтын калай ялмаган.
Хәтеренә утырып елар өчен
Помпейдан бер җимерек калмаган...

Вакыт аз булгач республика җитәкчеләре белән очрашырга туры килмәде. Әмма мин юлга чыгар алдыннан Рамзан Кадыйров исеменә “Яшисе килә” дигән китапны җибәргән идем. Китапны президент аппараты алган.

Айдар Хәлим һәм Руслан Аушев

Айдар Хәлим һәм Руслан Аушев

Бу җирдә уйланулар булды. Чеченнар да, без дә азатлык, мөстәкыйльлек өчен көрәштек. Шунысы игътибарга лаек, без мөстәкыйльлек өчен көрәштә корбан бирмичә, ирексез калдык. Кан коеп, күп корбаннар биреп, чеченнар дәүләтле булды дип әйтә алам. Монда чит гавәм, тел ишетмәдем. Анда – чечен теле. Яулыксыз хатын-кыз, исерек ирләр күренми. Туйда хәмер кую да беткән. Алар иман белән яши торган заман дәүләтенә әверелгән.

Монда заманында Чаллыдан китерелгән гуманитар ярдәмне дә хәтерлиләр. Шушы сәфәр барышында мин Ингушетия президенты Руслан Аушев белән дә очрашкан идем. Татарстанга кайтышлый, күптән түгел Мәскәүдә тагын очраштык. Бик матур кабул итте. Биргән китаплардагы рәсемнәрдән Кашаповларны, Галимҗан Зариповны, мине дә бик тиз танып алды. Камазлар белән китергән ярдәм өчен татар халкына, аның җитәкчеләренә тагын бер кат рәхмәт әйтте. Мин дә, үземнең туган илем, халкым, Ватаным, җитәкчелегебез булуына куануымны белдердем. Чөнки, дидем, 15 ел буе язган “Хунвейбин” дигән романым дәүләтем, хөкүмәтем ярдәме белән чыгарылды.

Чыннан да, Казандагы иҗат бәйрәмемдә бу китапның өч томын бүләк иттеләр. Минем өчен зур вакыйга булды. Без телебез, иманыбыз белән киләчәккә барабыз. Беркайчан да бирешмәскә кирәк”, дип тәмамлады сүзен Айдар Хәлим.

Язучы әйтүенчә, Грозныйга булган сәфәре, иҗат кичәләрендә алган тәэсирләре аның яңа әсәрләрендә урын алачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG