Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуашстан татарлары милли уен коралларына күчмәкче


Геннадий Макаров (у) милли уен коралларында уйнау тәртибен аңлата
Геннадий Макаров (у) милли уен коралларында уйнау тәртибен аңлата
Халыкның заманча җырлардан аруын Евровидениегә Русиядән җырчылар сайлап алу ярышында «Буран әбиләре»нең җиңүе дә күрсәтә. Чуашстан татарлары да милли уен коралларына күчмәкче.

Чәршәмбедә Чуашстанның Комсомол районында милли уен коралларын куллану һәм гүрәйдә (Чуашстан татарларында курайның әйтелеше) уйнарга өйрәнүгә багышланган семинар башланды. Моның өчен махсус Казан дәүләт консерваториясеннән Геннадий Макаров һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетыннан кафедра мөдире Алсу Еникееваны чакырганнар.

Бу чарада нигездә дүрт районның сәнгать мәктәбе, мәдәният йорты вәкилләре катнашу сәбәпле, аларга уен коралларында, аеруча да гүрәйдә өйрәнү авыр булмаган.

Чуашстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте шурасы рәисе Фәрит Гыйбатдинов сүзләренчә, инде оркестровкалар да ясаганнар. Иң кызыгы, Комсомол районы сәнгать мәктәбе студиясендә уен коралларында мишәр авылларыннан җыелган борынгы җыр-биюләрне аранжировкалаганнар.

"Мисал өчен, заманында мишәрләрдә “Аючылар" бәете киң кулланылган. Аюлар йөртеп тамаша кылып йөрүчеләр һәм алар янында инструменталь төркемнәр булган. Менә шул борынгы мишәр көен бүгенге авазга салдык. Шунысы кызык, чуашлар “бу бит чуаш җырына тәңгәл” диләр. Без бит бер Казан татарлары көенә генә өйрәнгән. Ә карасаң, татарның көйләре күпкырлы. Мишәрнең үзенең көйләре дә бар икән. Шуны безгә Геннадий Макаров табып бирергә тырышты һәм без аны яңа авазда эшкәрттек. Киләчәктә инде “Мишәр” ансамбле шушы борынгы җырны җырлаячак һәм 21 апрельдә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында халыкара зур бәйге була, шунда алып барып күрсәтмәкче булабыз. Киләчәктә “Мишәр” ансамблендә шундый борынгы җырлар һәм биюләр булачак”, ди ул.

Башка районнардан катнашкан сәнгать мәктәбе җитәкчеләренең дә үз иҗат коллективлары бар. Алар да киләчәктә милли уен коралларында уйнауны үз програмнарына кертергә мөмкиннәр. Татарлардан тыш, чуашлар да кызыксынып килгән.

Гыйбатдинов сүзләренчә гүрәй, тальянка, дәф кебек уен коралларын күп халык үзенеке дип саный. Шуңа чуашларның катнашуы сәер дә түгел. Семинар пәнҗешәмбедә районара күләмдә дәвам итәчәк, анда да чуашлар килүе көтелә.

“Бүген барысы да электрон музыкага табынган вакытта гармуннар, гүрәйләр, сазлар югалып калды, хәзер аларны яңарту ихтыяҗы туды. Укытучылар аны үз балаларына өйрәтер иде. Мисал өчен, Министрлар кабинеты проектларга грантлар булдырды. Без анда милли гүрәйне тәкъдим иттек. Киләчәктә видео-дәресләр ясап виртуаль рәвештә үзебезнең сәхифәгә куячакбыз. Кызганычка каршы, Татарстанның югары һәм урта музыка уку йортларында гүрәйләрне, тальянкаларны уен коралына санамыйлар. Ә гүрәй ул халкыбызның милли йөзе, без аны күтәрмәсәк, татарның музыкаль йөзе тора-бара югалачак. Татарстанда күпме сәнгать һәм музыка мәктәпләре бар, укучылар аларны белми, чөнки бу уен кораллары федераль белем бирү програмында кулланылмый”, ди ул.
XS
SM
MD
LG