Пакыстанда талиплар сигез ай элек Белуҗистан вилаятендә урланган ике Швейцария кешесен иреккә җибәрде. Пакыстан хәрби көчләр вәкиле сүзләренчә, ирле-хатынлы бу кешеләр Пешаварга җибәрелгән һәм аларга бернинди куркыныч янамый.
Узган елның июлендә урланган 31 яшьлек Оливер Дэвид һәм 28 яшьлек Даниела Видмер талиплар тарафыннан Төньяк Вәзирестан төбәгендә тотылган. Талиплар алар урынына АКШ төрмәсендә тотылучы Пакыстан галимен азат итүне таләп итте. Әлегә башка нечкәлекләр хәбәр ителми.