Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда полициядәге җәзалауларга каршы чарада бер кеше тоткарланган


Татарстан эчке эшләр министрлыгы бинасы каршында бүген полициядәге җәзалауларга каршы чара уза. Кешеләр төрле язулар салынган шәмпан шешәләре белән килгән.

Гомумән чара тыныч уза. «Вечерняя Казань» язуынча, катнашучыларның берсе түз алмыйча полицияләр турында мыскыллы сүзләр әйтә башлаган. Аны тиз арада полиция вәкилләре тоткарлаган. Ул оппозиция вәкиле Иркен Сәрсембаев булуы ачыкланган.
XS
SM
MD
LG