Accessibility links

Хокук яклаучылар Русия һәм Кытайны Сүрия резолюциясен хупларга чакырды


200 төркемне үз эченә алган Халыкара хокук яклау коалициясе Русия һәм Кытайны Сүрия президент Бәшәр Әсад режимына басым ясарга мөмкинлек бирүче БМО Иминлек шурасы резолюциясен якларга чакырды.

Уртак белдерү Әсад режимына каршы баш күтәрүләрнең бер еллыгы уңаеннан чыгарылды.

Русия белән Кытай берничә тапкыр БМО Иминлек шурасы резолюциясен кабул итүне якламады.

Сүрия хөкүмәте хәрбиләре бүген дә Идлиб вилаятендә гысьянчыларны утка тотуын дәвам итә.
XS
SM
MD
LG