Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:38

Татарстан диния нәзарәте каршындагы “Хәләл” комитетының башлыгы итеп Марат Низамов билгеләнде.

Татарстан диния нәзарәте каршында эшләп килүче “Хәләл” комитетының башлыгы булып 2007 елдан бирле Динар Садыков эшләде. 14 мартта аның вазифалары Татарстан мөселман эшкуарлары ассоциациясенең башкарма мөдире Марат Низамовка күчте. Динар Садыков вазифасыннан алынганмы, әллә үз теләге белән киттеме, төгәл аңлашылмый. Динар үзе “Азатлык”ка биргән әңгәмәсендә “үз теләгем белән киттем” дип аңлатырга тырышты.

“Комитетта эш катлаулана. Киләчәктә дәүләт дәрәҗәсендәге яңа структура төзеләчәк. Русия күләмендә бер федераль хәләл оешма булачак, төбәкләрдәге барлык комитетлар бер үзәккә буйсыначак. Казанда утырып федераль дәрәҗәдә эшләү дөрес түгел, мин җитешә дә, аны тарта да алмас идем. Комитетның үзәге Казанда булырмы, Мәскәүдә урнашырмы, төгәл әйтә алмыйм”, диде ул.

Динар Садыков Татарстан диния нәзарәтендә Госман хәзрәт Исхакый кул астында эшләде, моннан тыш, элеккеге мөфти белән аны туганлык җепләре дә бәйли. “Эшегездән китүегез Илдус хәзрәт Фәизнең Госман хәзрәт кешеләреннән арыну теләгенә бәйлеме?” дип сорагач, Динар Садыков өздереп җавап бирә алмады.

Динар Садыков

Динар Садыков

“Эштән китүем туганлыгыма яки Госман хәзрәт белән бергә эшләгән кеше булуыма бәйле дип әйтә алмыйм. Комитетның эше дәвам итәргә тиеш, ул аякта нык басып тора, чит илләргә хәләл итне экспортка җибәрү эше проектлары уйланылган иде, ләкин аны тормышка ашыру авыррак, аны башка кешеләр башкарып чыгар дип өметләнәм. Гаризаны үз теләгем белән яздым”, диде Динар.

Динар Садыковның яңа эш урыны һәм вазифасы – “Хәләл” дөньясында Ислам палатасының тикшерү һәм мәгълүмат үзәге җитәкчесе. “Әлегә эшемнең төп юнәлеше – Татарстанда җитештерелгән тауарларны мөселман илләрендә сәүдә итү мөмкинлекләрен карыйм, безнең продукцияләрне чит ил базарына чыгару”, дип аңлатты.

Динар Садыков сүзләренчә, “Хәләл” комитетының башкарган эшләре күп. “Хәләл продукцияләр күбәйде, аңа ихтыяҗ артты. Безнең мөһерне таныйлар, ышаналар. Ләкин иң зур уңыш – ул сатып алучыларның үзләре документларны соратып, тикшерүләре дип исәплим. Без моңа кешеләрне өйрәтә алганбыз икән, күңелем тыныч”, диде Динар. Фейсбуктагы фикер алышуда Динар Садыковның бу эше күпкә мөһимрәк һәм вазифасы да кәттәрәк дип атадылар.

Динар Садыков комитеттан үзе генә китеп бармаган, аның артыннан кул астында эшләгән барлык хезмәткәрләре: урынбасарлары, матбугат үзәге, менеджерлары да гариза язган.

“Хәләл” комитетының яңа җитәкчесе Марат Низамовның бүген беренче эш көне булды. “Татарстан мөселман эшкуарлары ассоциациясенең шура әгъзасы генә булып калам, чөнки комитетта эш күп”, диде ул.

“Моңа кадәр комитетта ниләр эшләнгән, барысы да дәвам итәчәк, җитештерү предприятиеләрне сертификацияләү, продукцияләрне җитештерүне контрольдә тоту, тикшерү, хәләл базарны киңәйтү – болар барысы да уставта язылган. Русиядә хәләл стандартларны унификацияләү эше бара. Тиздән “Хәләл экспо” күргәзмәсе узачак, бу сорау тагын күтәреләчәк, бердәм стандарт булырга тиеш. Тикшерү, контрольдә тоту бер ысул белән башкарылырга тиеш, моны барысы да аңлый, белә.

Мин бу өлкәдә эшләгәнем юк, тәҗрибә вакыт белән килер. Бүген беренче эш көнем, кәгазь, документларны барлыйбыз, почталарны тикшерәбез. Яңа команда төзим, үз кешеләрем белән эшләячәкмен”, диде Марат әфәнде.

Мөфтияттә яңа җитәкчелек алмашынгач, составы да тулысынча диярлек үзгәрде. Бүген Татарстан диния нәзарәтендә Госман хәзрәт кулы астында эшләгән ике генә кеше калды: берсе Вәлиулла Ягъкуб, икенчесе – Ильяс Җиһаншин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG