Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа парламенты: Русиядә сайлаулар ирекле һәм гадел булмады


Атнакич Европа парламенты кабул иткән резолюциядә 4 мартта Русиядә узган президент сайлавына тәнкыйть белдерелә һәм президент итеп сайланган Владимир Путинга оппозициягә карата кырыс сәясәтне туктатып, аның белән сәяси диалог булдыруга чакырыла.
Халыкара күзәтүчеләр материалларына нигезләнгән резолюциядә Русиядәге сайлау процессының «гадел дә һәм ирекле дә» булмавы әйтелә, чөнки өстенлек бер намзәткә генә бирелә, диелә.

Документта Русиядәге кеше хокуклары торышына борчылу белдерелә һәм хакимиятне сәяси реформалар турындагы вәгъдәләрне үтәргә, аерым алганда фиркаләрне теркәү тәртибен гадиләштерергә чакырыла. Шулай ук Европа берлегенең сәяси система һәм икътисадны модернизацияләү өлкәсендә Русия белән хезмәттәшлеккә әзер булуы әйтелә.

Европа парламенты депутатлары шулай ук Русия оппозициясен илдәге сәяси реформа өчен көрәштә бердәмлеккә чакыра.
XS
SM
MD
LG