Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:35

Удмуртиянең татарлар күмәк яшәгән районнарында, республика башкаласы Ижау шәһәрендә ел саен татар әдәбияты, мәдәнияте көннәре уздырыла. Быел бу көннәр милләттәшләребез өчен зур бәйрәмгә әверелде.


Әдәбият һәм мәдәният көннәрен Удмуртиянең Язучылар берлеге, мәдәният һәм матбугат, милли сәясәт министрлыклары, милли оешмалар, “Яңарыш” газетасы хезмәткәрләре оештырды.

Язучылар белән очрашу татар гимназиясендә башланды. Укучылар белән аралашырга Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуриев, шагыйрь, публицист Шаһинур Мостафин, “Идел” журналы хәбәрчесе, яшь шагыйрә Эльвира Һадиева, Әгерҗедән бер төркем шагыйрьләр, язучылар, БТК башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Шәрипов, Удмуртия татарларының милли хәрәкәт вәкилләре килгән. Очрашу татарларның гимны булып саналган Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән башланды.

Гимназия укучылары кунакларны зурлап каршы алды. Концерт чыгышлары әзерләнгән. Аларның чыгышлары кунакларны да, залда җыелган яшьтәшләрен дә сөендерде.

Сәхнәдә "Асылъяр" ансамбле

Сәхнәдә "Асылъяр" ансамбле

Кунаклар укучыларга Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлекләре арасындагы хезмәттәшлек турында сөйләде, үзләренең иҗаты белән таныштырды. Яшьләрне дә иҗат итәргә өндәде.

Кунакларга балаларның сораулары да күп булды. Алар язучыларның иҗатлары һәм үзләрен кызыксындырган вакыйгалар турында да өстәмә мәгълүмат алды.

Казан кунаклары Ижауга Ибраһим Биектаулының әле генә “табадан төшкән” яңа шигырьләр җыентыгын алып килгән. Ул якташыбызга юбилее уңаеннан зур бүләк булды.

“Казанда чыккан беренче китабым, Удмуртиядә өч – икесе татарча, берсе рус телендә чыккан иде. Сөенечле вакыйга”, диде Ибраһим Биектаулы.

Очрашуда

Очрашуда

Җирле авторлар балаларга яңа шигырьләрен укыды. Ибраһим Биектаулы һәм Гөлфия Исхакова нәшрияттан әле генә чыккан китапларын гимназиягә бүләк иттеләр.

БТК башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Шәрипов гимназиягә иярчен антеннасы алып килгән. Аңа ия булу өчен республика татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Нәзирә Касимова “Яңа гасыр” телевидениесендә үткән ел азагында игълан ителгән бәйгедә катнашкан. Бәйгегә курчаклар тәкъдим ителгән курчаклары егерме мең сумга сатылган. Шушы акчага Татарстан телевидениесен карау өчен махсус җиһазлар тапшырылды, димәк, гимназия укытучылары дәресләрдә татарча тапшыруларны да куллана алачак.

БТК башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Шәрипов Удмуртия хәлләрен күзәтеп баруын, хәтта биредәге казанышларга читтән бәя биреп, болай диде:

Гимназиядә укучылар чыгышы

Гимназиядә укучылар чыгышы

“Мин гимназия укучыларын башка төбәкләрдәге уку йортлары белән чагыштырмыйм. Мин Казанның үзендә булган мәктәпләр белән чагыштырып әйтә алам. Аларның кайберләрендә мондагы рух сизелми. Биредә татар рухы сизелә. Аның белән горурланырга кирәк”, диде Ирек Шәрипов

Шундый очрашуларда гимназия укучыларыннан тыш, башка мәктәпләрдән дә татар сыйныфларыннан балалар катнаша. Язучылар белән күрешү алар өчен оныта алмаслык хатирәләр калдыра.

Укучылар шундый кичәләрдән соң матур әдәбият белән күбрәк кызыксына башлар дигән өмет бар.

Язучылар берлекләре арасындагы килешүгә йомгак ясалды

2005 елда Удмуртия һәм Татарстан Язучылар берлекләре хезмәттәшлек килешүе төзегән иде. Аның нигезендә Удмуртия Язучылар берлегендә татар бүлеге булдырылды. Удмуртия җирендә яшәп, иҗат итүче авторларның китаплары нәшер ителде, “Яңарыш” газетасы битләрендә удмурт авторларының татарчага тәрҗемә ителеп әсәрләре дөнья күрде, татар язучыларының әсәрләре удмурт һәм рус теленә тәрҗемә ителде. Күп кенә башка гамәлләр тормышка ашырылды. Шушы елларда башкарылган эшләргә йомгакны түгәрәк өстәл сөйләшүендә ясадылар.

"Түгәрәк өстәл"дә. Уртада - Егор Загребин

"Түгәрәк өстәл"дә. Уртада - Егор Загребин

Халыклар дуслыгы йортында олы кунакларны милли ризыклар белән каршы алдылар. Ике республиканың иҗат әһелләренең күрешүләре, хәл-әхвәл сорашып, дуслык йортының бүлмәләре белән танышып йөрүләре озакка сузылмады. Язучылар, милли оешмалар вәкилләре түгәрәк өстәл сөйләшүенә җыелдылар.

Республиканың мәдәният, матбугат министры урынбасары Наилә Собина көн тәртибендә торган мәсьәлә – Удмуртия һәм Татарстан Язучылар берлекләре арасында төзелгән килешүгә нәтиҗә ясап, киләчәккә планнар билгеләү дип, бу дәвердә башкарылган эшләргә тукталды.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуриев ике республиканың Язучылар берлекләре арасында төзелгән килешү Русия тарихында беренчеләрдән булуын билгеләде. Удмуртия Язучылар берлегенең бик җитди адым ясавын һәм әлеге килешүнең берлекләр эшчәнлегенә яңалыклар кертүен җиткерде.

"Түгәрәк өстәл" сөйләшүендә

"Түгәрәк өстәл" сөйләшүендә

“300дән артык әгъзасы булган Татарстан Язучылар берлегендә Татарстаннан читтә яшәүче әдипләребез саны да байтак, алар татар әдәбиятына үзенчәлек кертә, аны баета”, диде Вакыйф Нуриев.

Удмуртия Язучылар берлеге рәисе Егор Загребин соңгы елларда республикада удмурт авторлары белән чагыштырганда татар телендә китапларның күбрәк басылуын җиткерде.

Соңгы ике дистә ел дәвамында Удмуртиядә яшәп иҗат итүче татар авторларының бихисап китаплары чыккан. Алар залда күргәзмәдә урын алган иде. Шул ук вакытта Егор Загребин Язучылар берлегенең белечләр комиссия составына татар язучысын кертергә тәкъдим итте.

Ринат Баттал

Ринат Баттал

Удмуртия Язучылар берлегендә татар авторлары бүлеге җитәкчесе Ринат Баттал әлеге тәкъдим белән килешеп болай диде. “”Яңарыш” газетасы хезмәткәрләре тикшергән китапларның сыйфатлары яхшы. Казанда басылган җирле авторларның китаплары югары сыйфатлы. Әмма кайбер китаплар өчен кызарырга туры килә. Авторлар ничек язса, алар мөхәррир тикшерүен үтмичә басыла. Шуңа да белгечләр комиссиясе аша тикшерелеп басылган китап кына укучы кулына барып ирешергә тиеш”.

“Бу сыйфатлы китаплар нәшер ителү максатыннан эшләнергә тиеш”, дип басым ясады Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуриев.

Эльмира Нигъмәтҗан

Эльмира Нигъмәтҗан

Сөйләшүдә олпат әдипләребезгә алмаш тәрбияләргә кирәклеге, иҗат итүче яшьләргә игътибарлы булу турында да сүз булды. Аларга укучылар белән аралашу өчен мөмкинлекләр тудыру да зарури. Шагыйрә Эльмира Нигъмәтҗан әйтүенчә, хәзер татар телендә иҗат итүче яшьләр сирәк. Аларга Удмуртиядә мөмкинлекләр тудырылган. “Шулай ук язмалардан Татарстанда чыгып килүче басмалар да баш тартмый. Иҗат итәргә генә кирәк”, диде Эльмира Нигъмәтҗан.

Татарстанның Әгерҗе районында гомер итүче иҗат әһелләре Удмуртия язучылары белән тыгыз элемтәдә тора. Габдулла Галиев, Чыңгыз Мусин, Асия Корбангалиева, Әлфирә Низамова исемнәре “Яңарыш” газетасы аша укучыларга таныш. Әмма шул ук вакытта аларга Казанга да юл якын түгел, Ижау да чит республика башкаласы.

Егор Загребин (у), Вакыйф Нуриев һәм Шаһинур Мостафин

Егор Загребин (у), Вакыйф Нуриев һәм Шаһинур Мостафин

Әгерҗе районыннан шагыйрә Әлфирә Низамова үзен Удмуртиядә чит кеше дип хис итмәвен, киресенчә, татарларга хезмәт итүе белән горурлануын җиткерде.

Әлфирә Низамова Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә төрле бәйрәмнәр уздыру өчен туплама әзерләгән. Ул әлеге китапчыкны Татарстанда нәшер ителер дип өметләнә. “Ул үсеп килүче буынны тәрбияләүдә бер ярдәм булыр иде”, диде шагыйрә.

Түгәрәк өстәл сөйләшүенең нәтиҗәсе – ике республиканың Язучылар берлекләре арасындагы килешүне бүгенге заман таләпләренә туры китереп, яңартырга, эшне тагын да җанландырып җибәрергә килештеләр.

Танылган шәхесләрнең юбилейлары билгеләнде

Әдәбият һәм мәдәният кысаларында республикада таныш шәхесләр – шагыйрь Ибраһим Биектаулы, җырчы Шәфига Тәҗетдинова һәм шагыйрә Гөлфия Исхакованың юбилейларын тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр. Кичә республиканың халыклар Дуслыгы йортында узды.

Дәрәҗәле милләттәшләребезнең иҗат кичәсенә күпсанлы тамашачы килгән иде. Республикада иҗатлары белән укучылар күңелен җәлеп иткән шагыйрьләр Ибраһим Биектаулы үзенең 75 яшен, Гөлфия Исхакова 55 яшен, моңлы җырлары белән тамашачыны әсир иткән Шәфига Таҗетдинова 70 яшен билгеләп үттеләр.

Ибраһим Биектаулы, Гөлфия Исхакова һәм Шәфига Таҗетдинова

Ибраһим Биектаулы, Гөлфия Исхакова һәм Шәфига Таҗетдинова

Юбилярларга төрле дәрәҗәле бүләкләр тапшырылды. Ибраһим Биектаулыга мәдәният өлкәсендә казанышлары өчен Татарстан мәдәният министрлыгының түшбилгесе, Язучылар берлегенең рәхмәт хаты башка бүләкләр тапшырылды.

Гөлфия Исхакова Удмуртия республикасының иң югары бүләге мактау кәгазе белән бүләкләнде. Ә үзе эшләгән Воткинский шәһәренең “Дружба” мәдәният йортына иярчен тапшырылды.

Шәфига Таҗетдиновага мәдәният өлкәсендә казанышлары өчен Татарстанның мәдәният министрлыгының түшбилгесе бирелде.

Шәфига Таҗетдинова: “Минем әле халкыма хезмәт итәсем килә. Татарстан һәм Башкортстан районнарында да чыгышлар ясарга теләгем бар”, диде.

Оештыручылар мондый иҗат кичәләре тамашачыга яраткан авторлары белән очрашырга, язучыларга үз сүзен җиткерергә, киләчәккә иҗат итү өчен көч-куәт алырга этәргеч бирер дигән ниятен җиткерде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG