Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:47

Кабулда Төркия хәрбиләре боралагы казага очрады


Әфганстанда НАТО хәрбиләре белән булган боралакның казага очравы нәтиҗәсендә 10 кеше һәлак булган. Төркия хәрбиләреннән торган Sikorsky боралагы халыкара коалиция биремен үтәгәндә казага очраган.

Полиция боралакның Кабулдагы Баграми районындагы бинага бәрелүен әйтте. Каза боралакның техник яктан төзек булмавы сәбәпле килеп чыгуы ихтимал.

Әфганстанда барлыгы 1800 хәрби хезмәт итә. Алар нигездә Кабул янында тупланган.

XS
SM
MD
LG