Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 14:49

Кадыйров министр Сәфәров белән телефон сөйләшүенә аңлатма бирде


Бүген Казанда хокук яклаучылар шәһәрнең эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Рөстәм Кадыйровның телефон сөйләшүе тасмасын кулга төшерде. Анда Кадыйров Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровның күптән түгел үзенә шалтыратып полиция бүлегендә җәфалап үтерелгән Сергей Назаровның телефон урлавын тиз арада җинаять эшенә теркәргә кирәклеге турында йөкләмә бирүен әйтә. Назаров нәкъ телефон урлауда гаепләнеп кулга алына.

Әлеге тасма җәмәгатьчелеккә таратылып берничә сәгать узгач Кадыйров Русия эчке эшләр министрлыгының иҗтимагый шура вәкилләре белән очраша һәм бу сөйләшүгә аңлатма бирә. “Комсомольская правда” язуынча, Кадыйров җинаять эшенең “һавада эленеп” кала алмавын һәм аны тикшерү эшенә төгәлләнергә тиешлеген әйтә.

“Назаров инде һәлак булу сәбәпле, бу инде әһәмияткә ия түгел. Полициянең элекке хезмәткәрләре тоткарланган һәм аларга җинаять эше ачылган. Әгәр Назаровның бу угрылыкка катнашы булса да, аның үлеме сәбәпле, бу эш туктатылачак”, ди ул.

XS
SM
MD
LG