Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы журналистлары Русия берлегенә кушылу мәсьәләсен күтәрде


"Русия берлегенә керү безгә яңа мөмкинлекләр ачачак", ди Рахман Шәфигуллин
"Русия берлегенә керү безгә яңа мөмкинлекләр ачачак", ди Рахман Шәфигуллин

30 мартка Татарстан журналистлар берлегенең чираттагы корылтае билгеләнгән. Шушы чара алдыннан берлекнең Чаллы бүлеге әгъзалары татар драма театры бинасында очрашып фикер алышты. Очрашуда Русия журналистлары белән кушылу фикерләре дә әйтелде.

Җыенны Чаллы журналистлары оешмасы рәисе Рахман Шәфигуллин ачып җибәрде. Аның әйтүенчә, соңгы ике елда шәһәрдәге бу оешманың әгъзалары 37 кешедән 94 кешегә җиткән. Бу көнне дә берничә яшь журналистка таныклык тапшырылды.

Оешманың алдагы эшчәнлеге хакында да сүзләр, сораулар булды. Журналист Габделбарый Дәүләтгәрәев, мәсәлән, Русиядә вазгыять кыза бара, шушы халәттә безне яулаучылар булырмы, дигән сорауны күтәрде. Рахман Шәфигуллин бу уңайдан, Татарстан журналистлар берлеге корылтаеннан соң без кабат очрашырбыз, шунда бар мәсьәләне, юнәлешне күтәрербез, дип җавап бирде.

Рахман әфәнде әлеге җыенда Татарстан журналистларының Русия журналистлар берлеге әгъзасы була алу мөмкинлегенең зураюы, Татарстан һәм Русия каләм ияләренең бер берлектә тору, ягъни кушылу мөмкинлеге хакында да кайбер сүзләр әйтте.

Җыеннан соң без әлеге кушылу фаразы, аның кемгә нәрсә бирәсе хакында кайбер журналистлар фикерен белдек.

Факил Сафин
Факил Сафин
“Русия журналистлар берлегенә керү начар түгел. Без инде 90нчы елларда аерым берлекләр төзеп, бу юнәлештә эш алып барып карадык. Зур уңышларга ирешә алмадык. Безнең эшчәнлек Татарстан яки Чаллы кысалары белән генә чикләнми. Татар бар җирдә яши. Шуңа күрә үзебезнең милләттәшләр белән бергә Русия берлегендә булу начар булмас иде”, дигән җавапны ишеттек “Көмеш кыңгырау” газеты баш мөхәррире Факил Сафиннан.

“Без бер дәүләттә яшәп, аерым-аерым гына журналистлар берлеге була алмый. Русия берлегенә керү безгә яңа мөмкинлекләр ачачак. Моңарчы да Русия журналистлары белән бергә булдык, Русиякүләм фестивальләрдә, бәйгеләрдә катнашып киләбез. Русия семинарларында булабыз. Матди ягы да бар бит әле. Русиядә акча күп. Менә алар берлегендәге әгъзаларга 60 яшькә җитеп пенсиягә чыкканда 100 мең сумга якын премия дә бирелә икән. Дөньяга таралган татарлар белән багланышларны үстерү зарур. Русия журналистлар берлеге аша моны эшләү җиңелрәк булыр иде”, дип саный Рахман Шәфигуллин.

Мирһади Разов
Мирһади Разов
“Бу минем өчен әлегә көтелмәгән хәл. Татар журналистлары моңарчы бер өйдә, бер йортның хуҗасы булып яшиләр иде шикелле. Русия журналистлары белән кушылу файдага булырмы, киресенчә, зыянгамы, әйтеп булмый бит. Хокуклар киңәю ягын да истә тотарга кирәк.

Татарстан журналистлар берлеге халыкара журналистлар берлекләре белән кушыла аламы дигән сорауны да куясы килә. Язучыларыбыз чит илләргә иҗат сәфәрләренә чыга, безгә бу булырмы? Без чит илләр матбугатларында басыла алырбызмы? Кушылу нинди киңлекләр ача – монысы әлегә сер. Бу кушылу үз теләгебез беләнрәк килеп чыга шикелле. Бу күренешкә уңай, тискәре күренеш тә дип бәя бирә алмыйм әлегә. Киләчәк күрсәтер”, дигән фикерне ассызыклады шагыйрь, журналист Мирһади Разов.

Сөйләшү азагында Мирһади әфәнде “Татар журналистларын Русия идеологиясенә эшләргә мәҗбүр итмәсләрме, безнең канатларны кисмәсләрме?” дигән сорауларны да күтәрде.
XS
SM
MD
LG