Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның «Дальний» полиция бүлегендә көч кулланулар уңаеннан тагын бер эш ачылды


«Дальний» бүлегенең элекке полиция хезмәткәре Алмаз Василов
«Дальний» бүлегенең элекке полиция хезмәткәре Алмаз Василов
Казан -- Русиянең тикшерү комитеты Казандагы «Дальний» полиция бүлегендә көч кулланулар уңаеннан тагын бер җинаять эше ачты.

Комитет мәгълүматына күрә, октябрь аенда полиция хезмәткәрләре җитәрлек дәлилләре булмый торып программист булып эшләүче 22 яшьлек егетне акча урлауда гаепләгәннәр һәм кыйнап, гаебен танырга мәҗбүр иткәннәр.

Моның алдыннан телефон урлауда шикләнелгән кешене кыйнаган өчен җинаять эше ачылган иде.

52 яшьлек Казан кешесе Сергей Назаров үлеменнән соң «Дальний» бүлегенең яманаты бар илгә таралды. Шушы бүлектә сорау алынганнан соң Назаров хастаханәгә китерелгән һәм алган җәрәхәтләрдән вафат булган.

Бу җәнҗалдан соң биш элекке полиция хезмәткәренә гаепләүләр белдерелде. «Дальний» бүлеге таратылды.

Хәзерге вакытта Казанда Русиянең тикшерү комитетының махсус төркеме эшли. Комитет башлыгы Александр Бастрыкин үзе Казанга дүшәмбедә килә.
XS
SM
MD
LG