Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдәге каршылык чарасында тоткарлаулар булган


Мәскәү – Бүген Мәскәүнең Пушкин мәйданында "Сәяси тоткыннарга – ирек!" дигән шигар белән каршылык чарасы үтте. Рәсми рөхсәт булмау сәбәпле, оештыручылар аны Дума депутаты Геннадий Гудков белән очрашу рәвешендә үткәрде. Моның өчен рөхсәт кирәк түгел.

Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, чараны митинга әйләндерү тырышлыгында гаепләнеп егермедән артык кеше полиция бүлегенә китерелгән һәм соңрак җибәрелгән.

Чарада 200дән артык кеше катнашкан. Алар эшкуар Алексей Козловны һәм башка сәяси тоткыннарны иреккә чыгарырга таләп иткән, НТВ каналында «Протест анатомиясе» фильмы күрсәтелү уңаеннан ризасызлык белдергән.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG