Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:08

Әстерханда оппозиция сайлау нәтиҗәләрен көчтән чыгарырга таләп итеп ачлык тота


Әстерхан – Әстерханда оппозиция активистлары мэр сайлау нәтиҗәләрен көчтән чыгарырга таләп итеп ачлык тота.

Рәсми нәтиҗәләргә күрә җиңүне “Бердәм Русия” вәкиле Михаил Столяров тавышларның 60 процентын җыйган. Аның төп көндәше Олег Шеин – 30 процент чамасы.

Оппозиция, тавыш бирүдә күпсанлы тәртип бозулар булды дип, бу нәтиҗәне танымый.

Шеин тарафдарлары протест йөзеннән җомга көнне ачлык тота башлады. Чарада 11 кеше катнаша.

XS
SM
MD
LG