Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда НТВ каналына нәфрәт белдерү чарасы үтте


Петербур – НТВ каналында «Протест анатомиясе» фильмы күрсәтелү уңаеннан каршылык чарасы бүген Петербурда да үтте.

Чараны “Ватандашлар җаваплылыгы” дигән оешма үткәрде.

Активистлар НТВ бинасы алдына НТВ логотибы беркетелгән 3 телевизор китереп куйган һәм “Без сезнең тапшыруларны башка карарга теләмибез” дигән язу калдырган.

НТВ бинасының ишек төбенә 30 тиенлек ясалма көмеш тәңкәләр ташлаганнар. Активистлар сүзләренчә, канал тамашачының ышанычын шул акчага саткан.

Әлеге чарада катнашкан ике кеше тоткарланган дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG