Accessibility links

Мәскәүдә Останкино янындагы каршылык чарасы куып таратылды [видео]


Бастыру анатомиясе. Мәскәү, Останкино
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:02 0:00

Бастыру анатомиясе. Мәскәү, Останкино

Якшәмбедә Мәскәүдә Останкино үзәге янында оппозиция активистлары НТВ каналында «Протест анатомиясе» фильмы күрсәтелү уңаеннан каршылык чарасы үткәрде.

Шәһәр хакимиятләре белән килештерелмәгән чарада берничә йөз кеше катнашты. Дистәләрчә кеше, шул исәптән “Сул фронт” координаторы Сергей Удальцов, теркәлмәгән Халык иреклеге партиясе рәистәше Борис Немцов полиция тарафыннан тоткарланган.

Әлеге фильмда оппозиция митингларына халык акчага чыга дигән фикер үткәрелгән.

Бүгенге чарада катнашучылар бу фильмга һәм НТВ каналына нәфрәт белдерде, “НТВга хурлык!” дигән шигарләр яңгыратты. Полиция чарада катнашучыларны куып таратты.

НТВ каналы, тамашачылар үтенече дигән аңлатма белән «Протест анатомиясе» фильмын якшәмбе кич кабатлап күрсәтте.
XS
SM
MD
LG