Accessibility links

Казанда Сергей Назаровны искә алу чарасы чуалышлар белән тәмамланды


Казан – Бүген Казанда «Дальний» бүлегендә җәзалаудан соң вафат булган Сергей Назаровны искә алу чарасы чуалышлар белән тәмамланды.

Интерфакс хәбәр итүенчә, Ирек мәйданында үткән чарада 30лап кеше катнашкан. Алар анда чәчәкләр, шәмнәр һәм хокук саклаучылар кулыннан төрле вакытларда үлгән кешеләрнең сурәтләрен тотып чыккан.

Оештыручылар эчке эшләр министрлыгы бинасына таба кузгалырга теләгәч, полиция, бу митинг рөхсәт ителмәгән дип, аларны тоткарлый башлаган.

Барлыгы 10га якын кеше тоткарланган, шул исәптән «Җинаятьчелек һәм канунсызлыкка каршы» оешма җитәкчесе Дмитрий Бердников, Казанның Ватандашлар берлеге активисты Борис Бегаев.


52 яшьлек Сергей Назаров Казанда мартның 9нда тоткарланган булган. «Дальний» бүлегендә сорау алынганнан соң ул хастаханәгә китерелгән һәм шунда вафат булган. Үләр алдыннан туганнарына полициядә кыйналуы һәм көчләнүе турында хәбәр итеп өлгергән.
XS
SM
MD
LG