Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:00

Референдум үз көчендә кала


1992 елдагы референдум алдыннан миллионланган тиражлар белән Татарстанга каршы булган плакатлар басыла һәм таратыла

1992 елдагы референдум алдыннан миллионланган тиражлар белән Татарстанга каршы булган плакатлар басыла һәм таратыла

21 мартта Татарстан республикасының дәүләт статусы турында референдум уздырылуына 20 ел тула. Татарстан тарихында бу зур вакыйга. Ләкин хөкүмәт мондый тарихи даталарны искә алырга яратмый. Татарстанның дәүләт символы – туграны кабул итүгә 20 ел тулу уңаеннан да сүз кузгатучы табылмады.


Референдум уздыру республиканың статусын билгеләүдә мөһим адым булды. “Татарстан Республикасының Русия федерациясе һәм башка республикалар, дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамәләр нигезендә коручы суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты булуына Сез ризамы?” дигән сорау куелды. Референдумда 81,7% татарстанлы катнашты. “Әйе” дип җавап бирүчеләр – 61,4%. Иң күп тавыш җыючы шәһәр – Азнакай (95,8%), ә иң түбән күрсәткечләр Бөгелмәдә (32,5%). Казанда бу күрсәткеч – 46,8%. Актаныш (99,6%) һәм Апас (95,3 %) – иң күп уңай җавап бирүче районнар.

Мәскәү тарафыннан каты басым булуга карамастан, республика халкы Татарстан мөстәкыйльлек алырга тиеш дигәнне өздереп әйтә алды. Бу чарада чит илдән килүче күпсанлы күзәтүчеләр дә катнашты, алар аның гадел узуын раслады. Ләкин референдум нәтиҗәләрен бүгенгә кадәр Мәскәү танымады, кабул итми.

"Референдумга татарлар каршы булды"

Җәмәгать эшлеклесе, ул вакытта ТР Дәүләт Советы депутаты Фәндәс Сафиуллин референдум мәсьәләсен татарлар түгел, ә урыслар күтәреп чыкты дип искә ала.

Фәндәс Сафиуллин

Фәндәс Сафиуллин

“Референдумны уздыру Мәскәү һәм үзәкне яклаучыларның идеясе булды, аны Вахтан Михайлов тәкъдим итте. Ул: “Суверенитет турында Декларацияне кабул иткәндә халыкның фикерен белмәдегез, кешеләрдән сорарга курыктыгыз!” дип тәнкыйтьләде. Мәскәү референдум уздырып, суверенитетны юкка чыгарырга теләде. Декларациянең көчле булуын теләп, без бу адымга бардык. Күп тавыш җыюыбызга шикләнмәдек. Ләкин икенче көнне үк Мәскәү 180 градуска фикерен үзгәртте һәм безгә һөҗүм башланды. “Бу Русияне таркату, җимерү акты, сугыш башланачак” дип көне-төне тукыдылар. Борис Ельцин референдум үткәрмәскә, сайлау урыннарын ачмаска дип карар чыгарды. Шул вакытта Шәймиев үз позициясеннән чигенмәде, нык торды”, ди Фәндәс әфәнде.

Аның фикеренчә, референдум нәтиҗәләре “Татарстан мөстәкыйльлеге турында”гы Декларацияне яклап чыгарга көч бирде, Татарстан Конституциясен кабул итүгә таяныч булды.

Фәндәс әфәндедән аермалы буларак, Фәүзия Бәйрәмова "референдумда татарларның оттыру куркынычы зур иде" ди. Ул Мәскәү Татарстанның дәүләтчелегенә каршы ныклы көрәш алып барса да, республика җитәкчелеге, аның янындагы даирә кешеләре халык белән бергә республика статусын яклауда катнашты дип искә ала.

“Урыслар Мәскәү котыртуы белән референдум соравын куеп, милләтчеләрнең җиңелүенә өметләнде, аларда шик тә юк иде. Дөресен әйтергә кирәк, татарлар моңа каршы чыкты, без, чыннан да, оттыра ала идек, урыслар артында Мәскәү көче торды. Килеп терәгәч, Татарстан җитәкчелеге референдумны уздырабыз дигән карарга килде. Бу карар Татарстанның Югары шурасында 20 февраль көнне расланды. Референдум 21 мартта узачагы билгеле булды, бу бик аз вакыт, ниләр генә эшләп өлгермәк кирәк?!

Урыслар “Без Русия составында булганыбызны исбатлыйбыз” дип тырышты. Мәскәү Татарстанда көне-төне канкоеш булачак дип тукып торды, халыкны куркытты, гаскәрләр кертеләчәк диделәр. Татарстанны Мәскәүдән килгән листовкалар белән тутырдылар, татарларга, республикага каршы ялган тараттылар. Төннәрен поезд, күпсанлы машиналар белән тонналап плакатлар алып кайтылды. Анда бер плакатта мине, мәрхүм Марат Мөлековны “Русия” дип исемләнгән агачка менеп, шуның “Татарстан” исемле ботагын кисеп утырган килеш төшергәннәре истә калган. Андый кәгазьләр йөзләгән төрле булды.

Фәүзия Бәйрәмова

Фәүзия Бәйрәмова

Татар милләтчеләре дә тик ятмады. Иң кызыгы шул, ул вакытта татарлар бүгенге кебек бәйсез яки хакимият тарафдарларына бүленми иде. Безнең якта Татарстан җитәкчелеге дә булды, ул вакытта “Татарстанны мөстәкыйль республика дип игълан итәбез, референдум уздырып, раслыйбыз дип курыкмыйча сөйлиләр иде. Соңгы минутларына кадәр безне туктатырга тырышсалар да, позициябездә нык тордык. Бөтен татар язучылары соңгы сугышта катнашкан кебек аңлату эшләрен алып барды. Радио, телевидениедә сүз иреге иде, без турыдан-туры халыкка мөрәҗәгать итә алдык. Шәһәрдән-шәһәргә, өйдән-өйгә йөрдек, аңлаттык, иренмәдек. Референдум вакытында һәр урында милләтчеләр булды, күзәтүләр алып барылды. Һәр тавышны берәмтекләп җыйдык, һәр кеше өчен көрәш барды, бәгырьләребездән чыккан әйбер булды бу. Нәтиҗәдә җиңеп чыктык.

Татар хисабына яуланган җиңү

Референдумда без нигездә татар авыллары һәм өч шәһәр хисабына җиңеп чыктык. Урыслар да яшәгән Түбән Кама, Чаллы, Әлмәттә халык күпчелек белән референдум соравына “Әйе” дип җавап бирде. Казан, Яшел Үзән, Югары Ослан, Зәй, Аксубайларда күпчелек “Юк” дип тавыш бирде. Бу бары тик татар хисабына яулаган җиңү иде.

Референдум соравында безнең өчен мөһим сүзләр бар. Татарстанның Русия федерациясе һәм башка дәүләтләр белән тигез хокуклы шартнамәләр төзи алуы үзе зур җиңү иде.

Референдум нәтиҗәләрен Конституциягә язып куйдык, ләкин Мәскәү моны танымады, аларның мәхкәмәләре кабул итмәде, тик ул барыбер үз көчендә кала.

Аның нәтиҗәләрен тагын бер референдум уздырып кына юкка чыгарып була. Шулай ук Татарстан аерым субъект буларак юкка чыкса, безне кушсалар, бүлсәләр, өлкә итеп ясасалар, референдум нәтиҗәләре дә җилгә очачак. Бар нәрсәне дә яңадан башларга кирәк булачак, бу безнең өчен куркыныч", ди Бәйрәмова.

Татарстан суверенитетының идеологы Рафаэль Хәкимов референдум нәтиҗәләре Мәскәү белән Казан, шулай ук республикада яшәүче татар белән урыс каршылыгына нокта куйды дип әйтә.

Рафаэль Хәкимов

Рафаэль Хәкимов

“Референдум уздыру Казан белән Мәскәү арасындагы сәясәткә дә, республика эчендәге мөнәсәбәтләргә дә бәйле иде. Беренче чиратта без үз статусыбызны ныгыттык, Декларация буш кәгазь булмаганын исбат итә алдык. Икенче мөһим фактор – референдумнан соң татар белән урыс арасындагы мөнәсәбәтләр җайлашты. Татарстанда тотрыклылык урнашты, митинглар кимеде, шау-шулар бетте, тарткалашулар матбугатта гына дәвам итте.

Шәхсән үзем һәм күпчелек татар депутатлары, зыялылары референдум уздыруга каршы булдык. Мәскәү безгә “сез легитим түгел, референдум булса, сезгә ышаначакбыз” дип ультиматум куйды. Мәскәү белән аяк терәп сөйләшүләрне дәвам итәр өчен референдум безгә зур мөмкинлекләр бирде.

Башка сыймаслык хәл бүген, ләкин Мәскәү белән без мөнәсәбәтләрне аерым шартнамәләр нигезендә кора алдык. Татарстанның дәрәҗәсе бермә-бер күтәрелде. Референдум узгач, урыслар да татар ягына авыша башлады, татар ягыннан каршылык юк икәнен күрделәр. Аннары Мәскәүдә гел тынычлык булмады, Татарстанда тотрыклырак иде, халыкның Мәскәүгә ышанычы зур түгел иде.

Референдум – мөһим сәяси чара. Бу тарихта зур адым булды. Ул бүген дә безнең өчен зур таяныч, аның нәтиҗәләре әле киләчәктә кирәгәчәк. Аны барысы да таныды, әлегә кадәр бары тик Татарстан прокуроры гына бертуктаусыз аңа каршы чыга, Русия Конституциясенә каршы килә дип әйтә", дип сөйләде Рафаэль әфәнде.

Территориаль яисә икътисади бәйсезлекме?

Референдумның төп максаты нидә булды дигән сораулар туа. Республикада яшәүчеләр бу сораштыруда катнашканда территориаль бәйсезлек яисә икътисади бәйсезлек өчен тавыш бирдеме, дигән сорауга һәр кеше төрлечә җавап бирә. Ул вакытта Югары шура президиумы әгъзасы Разил Вәлиев моңа өздереп җавап биреп булмый дип әйтә.

Разил Вәлиев

Разил Вәлиев

“Декларациягә һөҗүм нык булды, моңа Татарстанның аерым төркемнәре дә каршы чыкты. Мәскәүгә Декларация халык фикерен исәпкә алып эшләнгәне, халык теләгенә таянуыбызны раслар өчен референдум уздырудан башка чара калмады. Без ул вакытта Татарстанның Конституция проектын эшли башлаган идек, аңа республиканың статусын язып куяр өчен ныклы ышаныч кирәк, ә моңа бары тик референдум аша гына ирешеп була иде. Мәскәү башта референдум уздырыгыз диде, аннары чикләр куя башлады, хәтта “Әгәр референдумны уздырсагыз, без Татарстан Югары шурасы президиумын кулга алачакбыз” дип янадылар. Ул вакытта президиум утырышлары төнге өчкә кадәр сузыла, бәхәсләшә, фикерләшә идек.

Референдум уздырганда иң беренче чирата икътисади бәйсезлек күз алдында тотылды, әмма шул ук вакытта без үзебезнең сәяси статусыбызны арттыру, дәүләтчелегебезне ныгытуны да күз алдыбызда тоттык”, ди ул.

Түбән Кама Татар иҗтимагый үзәге рәисе Хәлил Әюпов референдумда татарлар территориаль бәйсезлек өчен тавыш бирде дип саный.

“Ул чорда Татарстанга сәяси бәйсезлек түгел, икътисади бәйсезлек кирәк , шул җитә дип фикер йөрттеләр, ләкин күпчелек барыбер референдумда “Әйе” дип җавап биргәндә Татарстанның аерым дәүләт итеп күз алдында тотты дип саныйм. Тормыш шуны күрсәтте: сәяси яктан ирекле булмыйча бернинди дә икътисади бәйсезлеккә ирешеп булмый. Референдум Татарстан Конституциясенә беркетелгән булса да позицияләребезне югалттык, барысын да Мәскәү талап бетеп бара бит. Татарстанның табышын 90%ы Мәскәүгә китә, 90нчы елларда без үз табышыбызга үзебез хуҗа идек!

Әлегә кадәр бәйсезлекне яклау, саклау юлында референдумнан да көчле сәяси акт юк. Конституцияне туракладылар, ә референдум нәтиҗәләрен юкка чыгара алмыйлар.

Хәлил Әюпов

Хәлил Әюпов

Референдум вакыйгаларның эчендә кайнаганыма бәхетлемен. Татарларның җиңеп чыгуында безнең өлеш зур дип саныйм. Түбән Камада да провокацияләр булды, милләтчеләрне куркыттылар, аларга яла яктылар, ләкин кешеләр безнең яклы булды. Шәһәрдә урыслар шактый яши иде, татарның саны 52% тәшкил итте. Түбән Камада 57% референдум соравына “Әйе” дип җавап бирде, димәк, монда яшәүче урыслар да, чуашлар да Татарстанның үзбилгеләнүен уңай дип тапты, аерым яшәү мөһимлеген аңладылар. 21 мартта референдумга бөтен гаилә белән бардык, нык истә калган.

Референдум вакытында югарыда шикләнүләр булгандыр, ләкин гади халык җиңәчәгенә ышанды. 450 ел басылып яшәп, каршылык күрсәтер, энергияне чыгарыр, үз сүзебезне әйтер өчен бик кирәкле чара булды ул. Бүген дә референдум узса, уңай нәтиҗәгә ирешер идек дип уйлыйм. Беренчедән, татарлар саны артты, икенчедән, татар булмаганнар да бүгенге вазгыять нинди икәнен аңлый, Мәскәүдән утырып төбәкләр белән идарә итеп булмый.

"Татарстанның көчле булуы читтәге татарлар өчен мөһим"

Татарстаннан читтә яшәүчеләр дә республикада узган референдум хәлиткеч вакыйгаларның берсе булды дип ассызыклый. Уфада яшәүче милли хәрәкәт вәкиле, этносоциолог Илдар Габдрафиков Татарстан шул вакытларда көчле төбәк икәнен күрсәтте, әле дә ул әйдәп баручы республика дип горурланып әйтә.

Илдар Габдрафиков

Илдар Габдрафиков

“Ул вакытларны искә төшергәндә Русиядә мәхшәр иде, кануннар гамәлдә түгел, әллә нинди ыгы-зыгы, приватизация. Татарстан Русия эчендә булса да, тотрыклы бер утрау кебек иде. Башка бер генә субъект та Татарстан кебек референдум уздырмады, ә татарлар үзбилгеләүне халыктан сораштыру уздырып Мәскәүгә җавапны бирде. Билгеле, аны сепаратизм итеп кабул иттеләр, Мәскәү телевидениесе, матбугаты шуны көне-төне тукыды.

Безгә, Татарстаннан читтә яшәгән татарларга, Татарстанның җиңүе, көчле булуы кирәк иде. Татарстан беренче чиратта икътисади бәйсезлеккә ирешә алды. Икътисади бәйсезлек булганда Татарстанда үсеш кичерде, ул бүген дә барысы өчен дә үрнәк. Декларация, референдум, Татарстан Конституциясен кабул итүләр – болар барысы да зур сәяси адымнар”, дип саный Илдар әфәнде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG