Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:27

Тикшерү комитеты милициядә үлгән Ринат Фәләхиев эшен тикшерүне яңартты


Ринат Фәләхиев

Ринат Фәләхиев

Казанда өч ел элек административ тәртип бозуда гаепләнеп милиция бүлегенә ябылганнан соң күп кан югалтудан үлгән 27 яшьлек Ринат Фәләхиев эшен тикшерү яңартылган.

Бу вакыйга киңкүләм мәгълүмат чараларының игътибар үзәгенә алынганнан соң Тикшерү комитеты бер милиция хезмәткәренә карата “ваемсызлык” гаепләве белән җинаять эше ачты, әмма бер елдан соң ул җинаять эше тиз генә ябып куелды.

Хокук яклаучыларның даими тырышлыгы белән мәхкәмә җинаять тикшерүен яңартырга дигән карар чыгарса да, Тикшерү комитеты ул карарны үтәми килде.

Студент Ринат Фәләхиев 2008 елның декабрь ахырында Казанның бер бильярд клубында дуслары белән имтиханнарны тапшыруны бәйрәм иткәннән соң түләргә акча җитеп бетмәү сәбәпле сәламәт хәлдә милиция бүлегенә ябыла һәм берничә сәгатьтән үлә. Милиция Ринат үз кан тамырларын кискән дип белдерсә, аның әнисе моның белән килешми һәм милиция хезмәткәрләрен гаепли.

XS
SM
MD
LG