Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:49

Сомалида минааткыч һөҗүмендә алты кеше һәлак булды


Сомали башкаласы Могадишуда президент корылмаларын минааткычтан утка тоту нәтиҗәсендә алты тыныч кеше һәлак булды.

Соңгы бер атна эчендә президент корылмалары инде икенче мәртәбә утка тотылды. Әлегә бу һөҗүм өчен җаваплылык алучы булмады.

Узган атнада президент сарае корылмаларында шартлау нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган иде. Бомбаны әл-Каидә белән бәйле әш-Шабаб террор төркеме шартлаткан.

Әш-Шабаб сугышчылары Көнбатыш яклавы белән эшләп килүче Сомали хөкүмәтенә каршы кораллы көрәш алып бара. Әш-Шабаб август аенда башкалада үз ныгытмаларыннан колак какканнан соң һөҗүмнәрне кисәк арттырды.

Президент Шәриф Шәих Әхмәткә ярдәм итү өчен Сомалига Африка берлегенең ун мең тынычлык сакчысы кертелде.

XS
SM
MD
LG