Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта дистәләрчә мең кеше протест йөрешенә чыкты


Гыйракның көньягында дистәләрчә мең кеше яхшырак тормыш шартлары таләп итеп урам йөрешенә чыкты.

Басра шәһәрендә бу урам йөреше Сәддам Хөсәин хакимиятенн бәреп төшергән Гыйрак сугышы башлануның 9 еллыгына туры килде.

АКШ җитәкчелегендәге халыкара көчләргә каршы чыгучы шыгый дин әһеле Моктада әс-Садр тарафдарлары сугыш һәм икътисадый торгынлык елларыннан соң эшсезләрнең күп булуына, коррупциянең киң җәелүенә һәм инфраструктураның коточкыч хәлдә булуына протест белдерде.
XS
SM
MD
LG