Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:13

Чуашстанның Комсомольский районындагы Тукай авылы халкы мәхәлләләренең зур җыенын үткәрде. Фикерләр хакимиятләр белән уртак булганда гына нәтиҗәле эшләр кылырга мөмкин ди алар.

Халык мәхәллә җыеныннан, елына бер тапкыр гына әз була, ә ике тапкыр җыелып торырга кирәк, дип таралышты. Шимбә көнне үткән беренче чарада 2007 елдан, мәхәллә каршында эшләп килүче иҗтимагый киңәшмә оешканнан бирле, башкарылган эшләр турында сөйләделәр, авыл алдында торган бөтен проблемнар да барланды.

Җыенга килгән халыкның бер өлеше

Җыенга килгән халыкның бер өлеше

Тукай халкының зурдан кубып беренче тапкыр җыелуы иде. Авылның имам-хатибы Наил хәзрәт Җамалетдин Тукай авылының җирле үзидарәсе елга бер тапкыр авыл халкын җыярга тели, әмма аңа кеше килми, дип әйтә. Мәхәлләнең бу чарасы, авылда мәдәният йорты булмаганга, мәктәпнең спортзалында үтте. Ул шыгырым тулган булган. Халыкның күпчелеген дөнья тоткан ир-атлар тәшкил иткән.

“Нигә үзидарә җыелышын санга сукмыйлар, ә мәхәлләнекенә килгәннәр соң?”- дигән сорауга Наил хәзрәт: “Һәр өйгә чакыру җибәрдек, урамнарга белдерүләр элдек, җомга намазларында да җыен булуы турында әйтеп тордык, шуңа күрә халык килде”, дип әйтә.

Алдан, бу эшне ниятләгәч, җирле үзидарә башлыгын, мәктәп директорын һәм эшмәкәрләрне чакырып мәхәллә җыенын үткәрү турында киңәшкәннәр. Алар да бу эшне хуплаган. Чарага да килгәннәр, чыгыш та ясаганнар, халык сорауларына да җавап биргәннәр.

“Җирле хакимияткә килсәк, без һәр нәрсәне дә үзебезнең дәүләт кешеләре белән киңәшләшеп эшлибез. Дәүләттән качыра торган эшләребез юк. Бу эшләребезне җирле үзидарә башлыгы Миңзаһит Зәйнуллин бик хуплады”, ди Наил хәзрәт Җамалетдин.

"Халык көчебез җитәр дип сөйли"

Тукай авылында мәхәллә оешканнан соң иҗтимагый киңәшмә мәчеткә сәдака итеп бирелгән акчаларны халык тормышын яхшырту өчен дә тота башлаган. Мондый эшләрне, гадәттә, авыл хакимиятләре башкарырга тиеш. Авылны чиста су белән тәэмин итү өчен тирән кое казуга ике йөз мең сум акча бүлеп биргәннәр. Авыл урамнарына таш юллар салу да үзара акча җыюдан башланып киткән. Бүген исә бу эшкә хакимиятләр дә керешкән.

Авыл капкасын ясау, яхшы укучыларга стипендияләр бирү, авыл паркын булдырып аңа меңнәрчә агач утырту, елга аша басма салу, мәктәп һәм медпунктка җиһазлар алу, ятимнәргә һәм өлкәннәргә ярдәм итү һәм башка күпләгән эшләр иҗтимагый киңәшмә тырышлыгы белән тормышка ашкан.

Бу беренче мәхәллә җыены вакытында алга таба эшлисе эшләрне дә барлаганнар. “Узган ел мәчет-мәдрәсәгә нигез ташы салу эшенә керешкән идек. Халкыбыз, мәчет-мәдрәсә кирәк, аны төзеп бетерергә безнең көчебез һәм куәтебез бар, дип сөйләде.

Яз башы җитә, карлар эрегәч авылда чүп-чар да чыга. Мәчет-мәхәллә белән бергәләшеп зират өсләрен, авылның башка урыннарын чистарту мәсьәләсе дә каралды. Мәдрәсәдәге балалар, мәктәп директоры белән сөйләшеп укучылар, авыл үзидарәсендә эшләүчеләр һәм депутатлар белән бергәләшеп бу эшләргә тотыначакбыз.

Мәхәлләбез Тукай паркына узган ел меңнәрчә агач утырткан иде. Аларны эшкәртү мәсьәләсен дә карадык. Башкарачак эшәребезгә җыенда катнашкан беркем дә каршы чыкмады, авылның киләчәген кайгырту сорауларын хупладылар. Халыкның авыл киләчәгенә битараф булмавын күрдек”, ди Наил хәзрәт Җамалетдин.

Авылдагы җитәкчеләр халык белән аралашкан

Җыен авылдагы һәр җитәкчегә дә хисап тоту, халык сорауларына җавап бирү чарасына әйләнгән. Мәктәп директоры Әминә Баһаутдинова төзеләчәк яңа мәктәп проекты белән таныштырган. Бүген Тукай мәктәбендә 300-ләп бала белем ала, ә бина 170 укучыга гына исәпләнгән.

Тукай авылыннан Комсомол районы депутаты итеп сайланган Әгъзам Шакиров Урмайдан Тукайга керә торган юлга хакимиятләрдән асфальт җәйдерүгә ирешүләрен дә, медпунктны төзекләндерү өчен 400 мең сум акча алып, ул эшне уңышлы башкарып чыгуларын да сөйләде. Мәктәпкә терәп балалар бакчасы салу өчен акча да алганнар инде.

Әгъзам Шакиров

Әгъзам Шакиров

2007 елда иҗтимагый киңәшмә оештыруның башында торган Әгъзам Шакиров ике ел инде район депутаты. Үзе ул эшмәкәр, ит эшкәртү цехының җитәкчесе. Авыл тормышында мәхәллә системасы җирле үзидарәгә альтернатива түгел, бергә кулга-кул тотынып эшләгән вакытта гына ниятләгәннәр тормышка ашачак дип әйтә.

“Халык үзе тырышмаса, хөкүмәт аның өчен барсын да эшләп бетерә алмый. Халыкның үзеннән теләк булырга тиеш. Оешкан вакытта мәдрәсәләргә ярдәм итү, укыту һәм балаларга дини тәрбия бирү максат иде. Иҗтимагый киңәшмә тора-бара авылны төзекләндерү эшләренә кереште, социаль мәсьәләләрне дә хәл итә башлады, чөнки халык шуны сорады.

Ул эшләрне җирле үзидарә башлыгы белән киңәшеп башкардык. Җирле үзидарәләрнең бюджеттан ала торган акчалары әллә ни күп түгел. Аларның мөмкинчелекләре чикләнгән.

Мөселманнарның зәкәт, гошер сәдакалары бар. Хәзрәтләр үзләренең вәгазьләре вакытында эшмәкәрләргә, халыкка әнә шул хакта аңлатты. Эшмәкәрләрнең, халыкның булышуын район һәм республика җитәкчеләренә дә җиткердек. Хакимиятләр халык тырышканны күргәч, безгә булышырга тели”, ди Шакиров.

Аның сүзләренчә, Русия кануннары мәхәллә оештыруга каршы килми. Җирле иҗтимагый үзидарә турындагы канун нигезендә ниндидер оешма төзеп халык тормышын яхшырту өчен эшләргә була. Әмма күп җирдә моңа тотынасылары килми.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG