Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрактагы шартлауларда 40-лап кеше һәлак булды


Гыйракның берничә шәһәрендә бүген шартлаулар нәтиҗәсендә 40-лап кеше һәлак булды, 180-нән артык кеше яраланды.

Киркүк һәм Кәрбала шәһәрләрендә полиция һәм административ биналар янында калдырылган бомбалы машиналар шартлаган.

Башкала Багдадта, Латифия, Мосул, Бакубада һәм тагын берничә шәһәрдә дә террор һөҗүмнәре булды.

Һөҗүмнәрнең күпчелеге шыгыйлар яшәгән урыннарда булган. Бу һөҗүмнәр өчен әлегә беркем дә үз өстенә җаваплылык алмады. Соңгы айларда Гыйракта “әл-Каидә” белән бәйле сөнни экстремистлар һөҗүмнәренең артуы күзәтелә.
XS
SM
MD
LG