Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа парламенты Русиядәге сайлауларны гадел дип танымый


Европа парламенты Русиядә үткән Дума һәм президент сайлауларын ирекле һәм гадел дип санамый, шул ук вакытта илдә ватандашлар җәмгыятенең җанлануын күрүен белдерә.

Бүген бу турыда Мәскәүдә үткән матбугат очрашуында Европа парламентының Русия турында хисап тоткан вәкиле Һаннес Свобода белдерде.

Свобода Русиядәге оппозицияне бердәм програм булдырырга чакырды һәм урам җыеннары белән генә илне реформалауга ирешеп булмый диде.
XS
SM
MD
LG