Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия саклануга тулаем җитештерүнең 2,8 процентын юнәлтәчәк


Русия президенты Дмитрий Медведев саклану максатларына 2020 елга кадәр тулаем җитештерү күләменең 2,8 проценты юнәлтеләчәк дип белдерде.

Медведев бүген саклану министрлыгы коллегиясе утырышында илнең кораллы көчләрен реформалау төгәлләнде дияргә мөмкин диде.

Аның әйтүенчә, илнең саклану министрлыгын көчәйтү хөкүмәтнең игътибар үзәгендә калачак. Аерым алганда Медведев гаскәрне заманча кораллар белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә кирәклеген әйтте.

Президент әйтүенчә, хәрби программаны тормышка ашыруга 23 триллион сумнан артык акча бүленгән.
XS
SM
MD
LG