Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума сәяси фиркаләрне теркәү канунын икенче укылышта раслады


Русия Дәүләт думасы президент Дмитрий Медведев тәкъдиме белән кертелгән сәяси фиркаләрне теркәүне гадиләштерүче канун өлгесен икенче укылышта раслады.

Депутатлар канун өлгесенә Иҗтимагый оешмалар мәсьәләләре комитеты тәкъдим иткән 16 үзгәрешне дә хуплады.

Әлеге үзгәрешләр канунның матбугатка чыгу көненнән гамәлгә керүе, теркәү өчен бирелгән документларда җитешсезлекләр табылган очракта фиркаләрнең Юстиция министрлыгы тарафыннан тыела алуы турында һәм башка үзгәрешләр.

Медведев узган парламент сайлавында күпсанлы хәрәмләшүләрне протест җыеннары башлангач, сәяси фиркаләр теркәүне җиңеләйтергә вәгъдә иткән иде.
Беренче укылыштан аермалы буларак икенче укылышта канун турында фикер алышуга парламентка кермәгән оппозиция вәкилләрен чакырмадылар.
XS
SM
MD
LG