Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:13

Референдумга 20 ел: ТИҮ Конституция маддәләрен кайтаруны таләп итә


Чәршәмбедә Бөтентатар иҗтимагый үзәге 1992 елның 21 марттында узган референдумның 20 еллыгы уңаеннан пикет үткәрде.


Шушы тарихи вакыйга уңаеннан сишәмбедә бер төркем татар зыялысы Бөтентатар иҗтимагый үзәгендә җыелып фикер алышты.

Референдумга 20 ел тулыр алдыннан бөтен газета-журнал, радио-телевидение бу вакыйга турында күпләп язар, сөйләр дип ышанган идек. Әмма бу өметләребез акланмады. Татарстан өчен зур вакыйга булган дәүләт суверенитеты турындагы референдум хакында республика гаммәви мәгълүмат чараларында тынлык хөкем сөрә дип белдерде ТИҮгә җыелган татар зыялылары.

Халкыбыз мәгълүмат блокадасы кичерә”

Татарстан дәүләт шурасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин фикеренчә, шушы референдум нәтиҗәсендә Татарстан үз Конституциясен, телләр турында канунны һәм башка мөһим карарлар кабул итә алган. Әмма хәзерге көндә шундый әһәмиятле вакыйга никтер онытылып бара. Әмма бу көн ул вакытта мөстәкыйльлек өчен көрәшеп йөрүчеләр, гади халык күңелендә күңелендә һәрвакыт истә, дип белдерде ул.

Референдумга 20 ел тулу уңаеннан очрашкан татар зыялылары чыгыш ясаучыларны тыңлый.

Референдумга 20 ел тулу уңаеннан очрашкан татар зыялылары чыгыш ясаучыларны тыңлый.

"Референдумны, аның нәтиҗәләрен югалтуыбызга, аннан чигенүебезгә без үзебез гаепле. Суверенитет декларациясен турындагы референдумда республика халкының 62%-ка якынының уңай тавышын җыеп тынычланырга кирәк түгел иде. Без мөстәкыйль дәүләт, без суверен дәүләт дип әйтү генә әле ул ирек алдым дигән сүз түгел. Ирек өчен көрәшергә кирәк. Нәкъ менә шуңа безнең рухыбыз, көчебез җитмәгәндер дә инде. Бәлки дә безгә ирек вәгъдә иткән хакимиятебезгә артык ышанганбыздыр, бәлки аларның иректән башка икенче максатлары да булгандыр. Ә хәзер инде безнең йомшаклыгыбыздан файдаланып, үзебезнең киләчәгебез өчен борчылмыйча, көрәшмичә сүнеп калуыбыздан файдаланып безне башка яктан да кыса башладылар.

Сулдан уңга: Илдус Садыйк, Галишан Нуриәхмәт, Фәндәс Сафиуллин, Наил Нәбиуллин

Сулдан уңга: Илдус Садыйк, Галишан Нуриәхмәт, Фәндәс Сафиуллин, Наил Нәбиуллин

Кызганыч, әле хәзер дә халкыбыз 2007 елда кабул ителгән телебезне, милләтебезне юк итәргә юнәлтелгән 309нчы канунның бар икәнен белми. Шушы канунны кабул итүче партияне яклап сайлауда 99% тавыш бирә. Чөнки халык белми. Халык иң авыр мәгълүмат блокадасын кичерә. Безнең бүгенге көндә иң төп мәсьәлә – халыкка дөреслекне җиткерү", дип саный Фәндәс Сафиуллин.

Яңа шартнамә кабул итү таләбе куелды

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина 20 ел эчендә референдум китергән уңай нәтиҗә итеп, халыкның туган телдә сөйләшергә хокукы барлыгын күпмедер дәрәҗәдә аңлый башлавында күрә. Әмма аның сүзләренчә, айның күренмәгән ягы да бар әле. Бу – халыкның суверенитетка өметен өзүе. Халыкның күпчелеге, хакимият ни теләсә – шуны эшли. Безнең фикер белән исәпләшми. Референдум нәтиҗәләрен дә юкка чыгарды, Русия халыкара көчкә ия булырдай референдумны да юкка чыгарырдай көчкә ия икәнме дип аптырап калды. "Әмма хәзер кабаттан референдум уздырылса, мин халкыбызның суверенитет өчен күпчелек тавыш бирәчәгенә барыбер ышанам", дип белдерде Нәҗибә Сафина.


Бөтентатар иҗтимагый үзәгендә үткән җыен ахырында быелның 19 мартында кабул ителгән белдерү дә укылды. Анда мондый таләпләр бар:

– Татарстан дәүләт шурасы 1992 елгы Татарстан Конституциясенең төп маддәләрен кире кайтарырга тиеш. Алар: “Суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты”, “Татарстан кануннары аның территориясендә өстенлеккә ия”, “Җир һәм аның байлыклары – бөтен халык милке” маддәләре.

– Русия һәм Татарстан дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турында” яңа шартнамә әзерләргә һәм кабул итәргә.

– Татарстанда сәяси фиркаләр оештыру мөмкинлеген кире кайтарырга.

– Татар халкына каршы этноцид турында Берләшкән Милләтләр Оешмасына, Европа берлегенә мөрәҗәгать итәргә.


Чәршәмбедә Бөтентатар иҗтимагый үзәге 1992 елның 21 марттында узган референдумның 20 еллыгы уңаеннан пикет үткәрде. ТИҮ рәисе Галишан Нуриәхмәт Азатлыкка бу чараның максатларын аңлатты.

Белешмә. Татарстанда 1992 елның 21 мартында уздырылган референдумда 2 миллион 600 мең 297 кеше катнашкан. Шуларның 1 миллион 309 мең 56 кеше уңай, 794 меңе тискәре тавыш биргән. Яраксыз бюллетеньнәр саны 28 меңне тәшкил иткән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG