Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татар җыры” Мәскәүгә җыена


"Татар җыры" артистлары
"Татар җыры" артистлары

Мәскәүдә 15 апрельдә “алтын барс” алган билгеле җырчылар катнашында зур тамаша узачак. Русия башкаласында популяр һәм альтернатив башкаручылар бер сәхнәдә булачак.


“Барс Медиа” ширкәте белдергәнчә, Мәскәүдә “Татар җыры” фестиваленең гала-концерты икенче тапкыр үткәрелә һәм Русия башкаласында яшәүче татарлар өчен көтеп алган зәвыклы тамаша әверелә. Анда Илсөя Бәдретдинова, Зөлфәт Хәким, Рөстәм Асаев кебек җырчылар да чыгыш ясар дип көтелә.

Быел әлеге чара 15 апрель кичендә халык күп сыйдырышлы “Крокус Сити Холл” бинасында узачак. “Татар җыры”н оештыручылар фикеренчә, ул Мәскәүдә иң зур һәм заманча концерт залы икән.

Дистә елдан артык баручы фестивальнең Мәскәүдәге тамашасында Ренат Ибраһимов, Иркә, Раяз Фасыйхов, Резидә Шәрәфиева, Зөфәр Хәйретдинов, Римма Ибраһимова, Рәсим Низамов, Хәмдүнә Тимергалиева, Ландыш Нигъмәтҗанова, Ринат Рәхмәтуллин, Гүзәл Әхмәтова, Илназ Баһ, Әлфинә Әзгәмова, Мөнир Рахмаев, Алсу Әбелханова, Илдар Әхмәтов, Эльмира Сөләйманова, Вәсилә Фәттәхова, Диләрә Иләлтдинова һәм башка популяр җырчылар сәхнә тотачак, ди “Барс Медиа” һәм “Заманча” продюсерлык ширкәте.


XS
SM
MD
LG