Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нәүрүз сәясәте


Әфганстанда Нәүрүз колгасын үбүләр
Әфганстанда Нәүрүз колгасын үбүләр

Гади халык Нәүрүзне яз һәм өмет бәйрәме итеп күрсә, кайбер илләрнең җитәкчеләре аны сәяси максатларда файдаланырга тырыша.

Дөньяда миллионнарча кеше Нәүрүзне бәйрәм итә. Фарсы яңа елы буларак киңрәк танылган бу бәйрәмнең исеме төрлечәрәк яңгыраса да, күбесенчә ул мөселман илләрендә, Үзәк Азиядә, Якын Көнчыгышта, Кавказда һәм хәтта Көньяк-Көнчыгыш Европада да бәйрәм ителә. Әмма аның тамырлары исламнан күпкә тирәнрәк. Гади кешеләр Нәүрүзне яз бәйрәме, яңа башлангыч, шатлык һәм өмет көне итеп күрсә, күп кенә илләрдә ул инде шактый күптәннән сәяси төсмергә дә ия.

Нәүрүз Иранда

Тәһранда Нәүрүз базары
Тәһранда Нәүрүз базары
Иран календаренең беренче көнендә бәйрәм ителүче Нәүрүз бәйрәме язын кыскара баручы төн белән озыная баручы көннең тигезләшкән чагына туры килә. Нәүрүзне бәйрәм итү Ираннан чыккан һәм ул Иран исламны кабул иткәнчегә кадәр анда булган Зороастризм дине бәйрәме санала. Иранда Нәүрүз бәйрәменең тамырлары шул кадәр көчле ки, 1979 елгы Иран ислам инкыйлабы да аны тыя алмады.

Бу бәйрәм уңаеннан Иранда рәсми рәвештә алты көн ял итәләр, мәктәпләрдә исә ике атналык каникул башлана. Әмма мөселман дин әһелләре бу бәйрәм мөселманнар бәйрәме түгел дип аны һәрвакыт тәнкыйтьләп килә.

Нәүрүзне кире кагу Ирандагы фундаменталист шыгыйлар белән Әфганстан сөнниләрен үз милли йолаларына нәфрәт итү нигезендә берләштерде.

Аятулла Али Хәменеи Нәүрүз бәйрәмен котлый
Аятулла Али Хәменеи Нәүрүз бәйрәмен котлый
Шулай да Иранда Нәүрүзгә рәсми мөнәсәбәт бик үк ачык түгел. Илнең югары рухи җитәкчесе Аятулла Али Хәменеи Нәүрүзнең дингә бер катнашы да юк, ул зыян һәм бозыклык кына китерә дип күпсанлы фәтвалар чыгарса да, иң беренче булып үзе рәсми рәвештә Нәүрүз башлану белән котлый.

Иранның гади халкы Нәүрүзгә дини чикләрне узып меңьеллык үткән белән тоташтыручы көчле бер милли символ итеп карый. Хәтта Иранның кадимче президенты Мәхмүт Әхмәдиҗат та Хәменеи белән хакимият көрәшендә үз тарафдарларын арттыру өчен Нәүрүзне файдаланып үзен милләтче итеп күрсәтергә тырыша.

Былтыр Әхмәдиниҗат Нәүрүз бәйрәмендә катнашу өчен Тәһранга күрше Әрмәнстан президентын чакырган булса, быел Нәүрүзне Таҗикъстанда Әфганстан президенты Хәмит Карзаи белән бәйрәм итә.

Меңнәрчә иранлы Әхмәдиниҗат кебек Нәүрүзне күрше берәр илгә барып бәйрәм итә. Әмма Әхмәдиниҗаттан аермалы буларак алар Әрмәнстан, Азәрбәйҗан һәм хәтта Гарәп Әмирлекләре кебек илләргә барып иреклерәк шартларда ял итеп кайту мөмкинлеген файдаланырга тырыша.

Шулай да Иран акча берәмлеге риалның бәясе яртылаш төшү чит илләргә баручыларның бәйрәмен бераз боза дияргә мөмкин.

Көрдстанда

Әнкарада көрдләрнең Нәүрүз демонстрациясе
Әнкарада көрдләрнең Нәүрүз демонстрациясе
Нәүрүзне үз милли бәйрәмнәре дип санаучылар Иран фарсылары гына түгел. Күпсанлы илләргә, шул исәптән Төркия, Гыйрак, Иран һәм Сүриягә бүлгәләнгән 30 миллионлы көрд халкы да күптәннән бирле Нәүрүзне милли үзаңны саклаучы һәм милләтне берләштерүче бер символ итеп күрә.

Төркиядә көрдләрнең рәсми рөхсәт ителгән Тынычлык һәм демократия фиркасе дә, тыелган Көрд эшчеләр фиркасе дә халыкны 21 мартта Нәүрүз уңаеннан зур демонстрацияләргә чыгарга чакырды.

Төркиядә Нәүрүзне бәйрәм итү Европа Берлеге басымы белән 2000 елдан гына рөхсәт ителә башлады. Төркия хакимиятләре аны Невруз дип атый һәм Төрек бәйрәме дип игълан итте.

Премьер-министр Рәҗәп Таййип Эрдоган хөкүмәте ил халкының кимендә 20 процентын тәшкил итүче көрдләргә бераз мәдәни хокуклар да бирде һәм алар Нәүрүзне үз йолалары белән бәйрәм итәчәк.

Күп кенә көрдләрнең игътибары Гыйракның автоном Көрдстан өлкәсенә төбәлә. Анда Көрдстан президенты Мәсгут Барзани еллык Нәүрүз мөрәҗәгате белән чыгыш ясый.

Гыйрак көрдләре Сөләйманиядә Нәүрүзне бәйрәм итә
Гыйрак көрдләре Сөләйманиядә Нәүрүзне бәйрәм итә
Сәддам Хөсәин чорында Гыйрак көрдләре каты эзәрлекләүләргә дучар булды. Әмма хәтта Сәддам да Нәүрүзне тыярга җөрьәт итмәде. Сәддам 21 мартны, Нәүрүз көнен агач көне дип игълан итте.

Көрдстанда һәм Төркиянең көньяк-көнчыгышында Нәүрүз протестлары шулай ук көрд азчылыгы булган Сүриядәге халык күтәрелешенә бер ел тулган көннәргә туры килде.

Гыйсъянчылар басымы астындагы Сүрия президенты Бәшәр әл-Әссад көрдләргә Нәүрүз бәйрәмен рөхсәт итәргә вәгъдә бирде. Сүрия хакимияте көрд сепаратизмы белән бәйләп караган бу бәйрәм илдә 1963 елда Әссадның атасы хакимияткә килгәч тыелган иде.

Әфганстанда

Әфганстан Нәүрүзне 2011 елда Талибан хакимияте бәреп төшерелгәннән соң рәсми бәйрәм һәм ял көне дип игълан итте. Нәүрүз рухы хәтта Талибан хакимияте чорында да шул кадәр көчле иде ки, Әфганнар рәсми рәвештә тыелган бәйрәмне кача-поса өйләрендә генә булса да билгеләп килде.

Хәзер исә Талибан гыйсъянчылары Нәүрүзне бәйрәм итмәскә дип даими рәвештә кисәтүләр ясап килә, хакимиятләр халык Нәүрүзгә җыелган урыннарда бомба шартлатулар булмасын дип иминлек чараларын нык арттырырга мәҗбүр була.
Кабулда Нәүрүз бәйрәме
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:20 0:00


Үзәк Азиядә

Үзәк Азиядәге элекке совет республикалары Таҗикъстан, Кыргызстан, Казакъстан һәм Үзбәкстанда да Нәүрүз рәсми рәвештә ял көне.

Үзәк Азиянең авторитар җитәкчеләре бу бәйрәмне халык мәхәббәтен казану өчен файдаланды. Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов бу бәйрәмнең башлануын бары тик үзе генә игълан итә алуын белдерде.

Азәрбәйҗанда

Президент Илһам Алиев хатыны Меһрибан белән Нәүрүз бәйрәмендә
Президент Илһам Алиев хатыны Меһрибан белән Нәүрүз бәйрәмендә
Әлекке фарсы империясенең бер өлеше булган Азәрбәйҗанда да Нәүрүзнең тамырлары бик тирән. Биредә дә авторитар президент Илһам Алиев инде берничә ел рәттән бәйрәм көнне Бакуның борынгы өлешенә барып бәйрәм чараларында катнаша һәм традицион Нәүрүз утын кабыза.

Алиев быел да элекке еллардагы кебек Нәүрүз белән бәйләп каралучы ике шамакай – сакалсыз һәм пеләш белән үзара йомырка бәреп ватышу бәйгесендә катнашты һәм һәр елдагыча җиңеп чыкты, аның йомыркасы ватылмады.
Бакуның Милли паркында Нәүрүз бәйрәме
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:58 0:00


Нәүрүзнең халыкара сәяси әһәмите арта баруны истә тотып, бигрәк тә Иранның Көнбатыш белән мөнәсәбәтләре киеренкеләшкән чорда, АКШ президенты Барак Обама да 2009 елдан бирле еллык Нәүрүз мөрәҗәгатьләре белән чыгыш ясап килә. Обама бу чыгышларында игътибарны беренче чиратта Ирандагы кеше хокуклары торышына юнәлтә.
XS
SM
MD
LG