Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиядә агулы сыеклык табылган урын сак астына алынды


Удмуртиянең Татарлар тупланып яшәгән Балезено районында агулы калдыклар табылган урында гадәттән тыш вәзгыять тәртибе кертелде.

“Химпром” ширкәте калдыклары район үзәге Балезено янында ташландык асфальт-бетон ясау корылмасына китереп түгелгән.

Удмуртия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, 160 тоннадан артык агулы сыеклык хәзер андагы бер ябык чокырда, боз астында, агулы матдәләрнең таралу куркынычы юк.

Ул урынга полиция сагы куелган, кешеләр кертелми.
XS
SM
MD
LG