Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарда канатлы барс сынын башка урынга куярга карар ителде


Болгар тарихи тыюлыгында бронзадан коелган 12 метрлы канатлы барс сыны моңарчы ниятләнгән урынга куелмыйча, читкәрәк куелачак.

Сынны Болгарда мәчет белән "Хәтер билгесе" арасына урнаштыру ниятенә интернеттагы татар җәмәгатьчеленең ризасызлыгы Болгарны төзекләндерү өчен җаваплы “Яңарыш” фондында үткән киңәшмәдә каралганнан соң, “Яңарыш” җитәкчесе Миңтимер Шәймиев сынның Болгар дәүләте тарихы музее янында торачагын игълан итте.

Шәймиев җитәкчелегендә үткән киңәшмәдә Татарстан президентының дини оешмалар белән эшләү идарәсе башлыгы Марат Гатин, Татарстан мөфтие Илдус Фәиз, Мәрҗәни исемендәге Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов, Казан Кремле тыюлыгы мөдире Рамил Хәйретдинов, Казан университетының кафедра мөдире Индус Таһиров, Татарстан мөселманнары дини идарәсенең укыту бүлеге башлыгы Вәлиулла Якуп, археолог Фаяз Хуҗин, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәли катнашты.

Бурят сынчысы Даши Намдаковның бронзадан коелган канатлы барс сынын 21 майда, Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам кабул итү көнендә Болгар тыюлыгында урнаштыру тәкъдиме мөселманнарның бер өлешендә ризасызлык уяткан иде.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG