Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан тикшерү идарәсенең өч хезмәктәре эштән алынды


Казанда Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин тикшерү комитетының өч хезмәткәрен – Үзәк районара тикшерү бүлеге башлыгы Игорь Гатауллинны, аның урынбасары Марат Җиһаншинны һәм җинаятьләр тикшерүче Айрат Харисовны вазифаларыннан алды.

Шулай ук Татарстан тикшерү идарәсенең берничә хезмәткәрен кырыс җаваплылыкка тарту, берничәсенә каты шелтә белдерү турында карар ителде.

Русия тикшерү комитетының Казанга килгән комиссия вәкилләре белдерүенчә, бу хезмәткәрләр Казан милициясенең канунсыз гамәлләренә карата шикаятьләрне җавапсыз калдырган яки чаралар күрүне сузган булган.
XS
SM
MD
LG