Accessibility links

Кайнар хәбәр

Якшәмбедә Чех һава юллары Уфага даими очышлар башлый


Бу якшәмбедән Чех һава юллары (České aerolinie) ширкәте Уфага даими очышларын башлый.

Ширкәтнең матбугат үзәгендә "Азатлык"ка, Прага-Уфа очышлары атнасына ике тапкыр булачак дип белдерделәр. Уфадан Чехия башкаласы Прагага очкычлар һәр дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе иртәнге алтылар тирәсендә китеп шул ук иртәдә барып җитәчәк, Прагадан якшәмбе һәм чәршәмбе кичке тугыз-уннарда китеп Уфага икенче көнне иртәнге алты-җиделәрдә төшәчәк.

Чех һава ширкәте шулай ук Казанга да очышлар башларга җыенган иде. Моның шарты итеп ул Татарстан башкаласында яңа һава терминалын төзеп бетерүне куйды. Аны сафка кертү вакытын исә Татарстан ягы һаман кичектереп килә. Шул сәбәпле Чех һава юллары Казан очышларын 2012 ел җәендә дә башлый алмый.
XS
SM
MD
LG