Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәшит Әхмәтов: "Татарлар мөселман фиркасенә берләшсә генә отачак"


Рәшит Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов

Руслар милләтчел фиркаләрен оештыра. Сәясәт белгече, нәшир Рәшит Әхмәтов, татар милли фиркасе оеша калса, ул зур сәяси көчкә ия булмаячак, дип әйтә.

Русия думасында фиркаләр турында яңа канун өлгесе икенче укылышта хуплануга ук, руслар үзләренең милләтчел фиркаләрен оештыру турында игълан итте. Бу яңа фирка “Рус иҗтимагый хәрәкәте”, “Рус гражданнар берлеге”, “Кануни булмаган миграциягә каршы хәрәкәт” һәм башка милләтчел хәрәкәтләр нигезендә барлыкка киләчәк. “Рус иҗтимагый хәрәкәте” башлыгы Константин Крылов әлеге яңа фиркане теркәү документлары бу атнада ук юстиция министрлыгына тапшырылачак дип әйтә. Исеме әлегә тәгаенләнмәгән. Ул йә “Милли-демократик фирка”, йә булмаса “Русия милли-демократик фиркасе” дип аталырга мөмкин. Исемдә милләтчелекне яшерү өчен “милли” дигән сүзне генә кулланырга уйлыйлар.

Мөселманнар илнең 40%-ын тәшкил итәчәк

Рәшит Әхмәтов татар милли фиркасе оешып, аңа бөтен татарлар кергән очракта да, ул зур сәяси көчкә ия булмаячак дигән фикердә. Беренчедән, милли җанлы татарларны Русия думасына үткәртмәскә тырышачаклар, икенчедән, милләттәшләреннән зур хуплау тапкан очракта да, алар парламентта нибары биш процент тирәсе генә булачак. Бу күләм белән татар милләте мәнфәгатьләрен яклардай кануннар кабул итү шикле. Сәясәтче, шуңа күрә, мөселман фиркасен оештыру күпкә отышлырак булачак дип әйтә.

“Алдагы 20-30 елдан соң илдәге халыкның 40 процентлабын мөселманнар тәшкил итәчәк дигән фаразлар бар. Тормыш шуңа таба бара. Мөселманнарның бер үзенчәлекле ягы бар, алар башкалар белән чагыштырганда сайлауларда активрак катнаша. Алар руслар белән чагыштырганда бер-берсенә теләктәшрәк һәм принципиальрәк тә. Русларның сайлауга 40-50 проценты килсә, мөселманнарның 80-90 проценты тавыш бирә”, ди Әхмәтов.

Сәясәтче 30 елдан соң Русия думасындагы тавышларның күпчелеген мөселманнар алып торачак дип әйтә. Шушы мөселман фиркасе эчендә татарлар, башкортлар, чеченнар һәм башкалар үзләренең милли блокларын да булдыра алачак.

"Мөселманнар махсус таркатылган"

Бүгенге хәлләргә күз салганда, мөселманнарның бер фирка канаты астында берләшүе шик тудыра. Дини мәсьәләләргә килгәндә генә дә, Кавказ үз ягына тарта, Үзәк диния идарәсе белән Русия мөфтиләр шурасының килешмәгән очраклары булгалап тора. Русиянең аерым бер шәһәрендә бер мәчет бер идарәгә, икенче мәчет икенче идарәгә карый һәм алар арасында көндәшлек ярылып ята. Ислам динендәге төрле агымнар: сәләфиләр, ваһһабилар, хәнәфиләр, әхмәдиләр һәм башкалар да бер фиркалеккә киртә булырга мөмкин.

Рәшит Әхмәтов фикеренчә, бу бүгенге көннең җитешсезлекләре генә һәм алга таба Русиянең ислам дөньясы алардан арына барачак. “Асылда, Русиядәге ислам дөньясы махсус таркатылган. “Бүлгәлә һәм хакимлек ит” дигән сәясәт кулланыла. Русиядә әлегә исламның югары баскычы эшләнелмәгән. Бүгенгә тормышта да ислам икенчел, чөнки элек бөтенләй тыелган иде. Гарәп дөньясы һәм Азия илләрендәге кебек тулы канлы, яхшы университетлар да булмады һәм хәзер дә алар юк.

Русия исламына әле ныгырга, эре рухани мәктәпләре булдырырга, элек булганнарны торгызырга кирәк. Шуннан соң алар үз доктриналарын булдырырга мөмкин. Мин бездә бик үзенчәлекле фикер ияләре барлыкка килер дип өметләнәм. Бу гади эш түгел, дистә елларны алырга мөмкин”, ди Әхмәтов.

"Русия кануннарын әйләнеп үтеп була"

Русларның милләтчел фирка оештыруларына килгәндә, Русия кануннары нигезендә милли принципларга таянган сәяси партияләр төзү мөмкин түгел. Әхмәтов рус милләтчеләре булган кануннарны әйләнеп үтү юлын тапканнар күрәсең дип әйтә. Икътисадта да Русия әллә нинди караңгы схемалар белән эш итә.

“Нигезнамәдә фирка әгъзалары бары тик руслар гына дип язу тыела. Шуңа күрә рус мәдәниятен үз иткәннәр дип күрсәтелергә мөмкин. Үзеңнекен һәм ятларны билгеләүче ниндидер тамгалар кулланылачак. Моның өчен бер радикал идеолог та җитә.

Мин чын рус фашист фиркасе дә оешачак дип уйлыйм. Бүгенге чыгышларга караганда ул 10 процент тавыш та җыярга мөмкин. Хәтта хәзер дә. Хакимият ут белән уйный. Менә шушы фашист тарафдарлары өлеше хакимиятне бәреп төшерергә омтылачак дип уйлыйм. Хәрби түнтәрелеш тә булырга мөмкин. Моңа ал шартлар да бар. Хәзер дә хәрби уку йортларына, бигрәк тә генштаб академиясенә славяннарны, русларны гына күпләп алу квотасы саклана. Рус православ чиркәве идеяләренә таянып, шундый милләтчел идеяләрнең берләшүе, хәрәкәтнең шул якка таба авышуын күрсәтә.

Милләтчелек төрле бит ул. Демократик милләтчелек тә бар. Ул Европа илләре славяннарына хезмәт итә. Шулай ук реакцион милләтчелек тә бар. Демократик юнәлештәге милли фиркаләр яшәргә тиеш”, ди Әхмәтов.

"Итальян фашизмы юнәлешен алырга мөмкин"

Русия сәясәтчеләре ЛДПР башлыгы Владимир Жириновский, коммунистлар җитәкчесе Геннадий Зюганов соңгы вакытта “Русия руслар өчен” дигән шигарләрне үз чыгышларында ешрак куллана башлады. Илнең сайланган президенты Владимир Путин да русларны дәүләт төзүче милләт итү идеологиясен алга сөрде. Болар барсы да рус милләтчелегенең геометрик прогрессия рәвешендә үсә баруына нигез булып тора, ди Әхмәтов.

Башка милләтләрнең басым астында булуы, милли мәнфәгатьләре кысылу да рус милләтчелегенең без өстенрәк дип ныгуына алшартлар тудыра. Рус зыялылары да хәзер бу хәрәкәткә күбрәк кушыла бара.

Рәшит Әхмәтов ил җитәкчелегенең бүтән тотыныр нәрсәсе калмады, шуңа күрә милләтчелеккә барып ябышты, дип әйтә. “Режимның бер генә мөмкинлеге калды. Ил көнбатыш демократия һәм дөнья җәмәгатьчелеге фикерләренә теләктәш түгел. Идеология ягыннан ул һавада эленеп кала алмый. Бер генә уен тузы калды – ул да булса рус милли хәрәкәте. Бу диалектик яктан Столыпин, Александр III идеяләренә, “Русия бөек рус державасы булырга тиеш” дигән шигарләргә, Русиянең өченче Рим булырга теләвенә кире кайту булып тора.

Мәскәү Путинга каршы тавыш бирде. Хакимияткә каршылыклар арта. Ниндидер ысул белән боларны каплау кирәк. Куркыту һәм көч куллану отышлы түгел, ә башка юл – рус милли идеясе хәзер өскә күтәрелә”, ди Әхмәтов. Аның фикеренчә, моннан карагруһчылар исе килә, дөньядан аерылып үз эченә генә бикләнергә һәм тимер диварларны кабат торгызырга теләү дә сизелә. Бу хәлләр итальян фашизмы юнәлешен дә алырга мөмкин, ди ул.
XS
SM
MD
LG