Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:14

Татарстанда фермерлык эшен башлап җибәрүчеләрнең берсе – Владимир Аппаков быел нәрсә чәчәргә белми, җитештергән тауар үз-үзен акламый. Түбән Кама районының башка фермерлары да авылда эш башлар өчен юләрлек кирәк ди.

Түбән Кама районының фермерлар берләшмәсе рәисе, Смыловка авылында урнашкан “Якташлар” (“Земляки”) крестьян фермер хуҗалыгы башлыгы Владимир Аппаков Татарстанда һәм Русиядә күпләп яшелчә үстерүче буларак билгеле. Халык телендә аны “бәрәңге патшасы” дип тә йөртәләр икән.

Татарстан фермерлары дөнья стандартларына әзер түгел”

Владимир Аппаковның узган елгы уңышы

Владимир Аппаковның узган елгы уңышы

Фермер фикеренчә, бүген авыл хуҗалыгында проблемнар артканнан-арта бара һәм бу аларның күңеленә шом сала.

“Безнең хуҗалык 1991 елда эшли башлады. Бүген фермер булу бик авыр, аның өчен капитал кирәк, ә акча табу бик авыр. Ни кызганыч, авыл хуҗалыгында ачыклык юк. Фермер өчен нәрсә, күпме үстерергә кирәклеге билгеле түгел. Игеп, үстереп сата алачакмы? Бүген фермер булу батырлык сорый.

Яңа таләпләр буенча яшелчәләр кибетләргә матур итеп төрелеп, барлык шартларны үтәп сатылырга тиеш. Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәч бигрәк тә. Татарстанда моңа бер фермер да әзер түгел. Шуларның барысын да уйласаң, эшне башларга да кирәк түгел. Аның башлаганнары да җитәрлек”, ди Владимир Аппаков.

Дәүләт ярдәме алган фермер сөенергә дә, көенергә дә белми

Ул авыл хуҗалыгы өчен кабул ителгән файдалы програмнарны да атады. Бигрәк тә аңа күпләп яшелчә үстерүче буларак җирне сугару (мелиорация) програмы ярдәме тигән.

Владимир Аппаков

Владимир Аппаков

“Аның файдасы шунда, Татарстанда нинди генә һава торышы булуга карамастан игенчелек, яшелчә, җиләк-җимеш уңыш бирәчәк. Сөт тә, башка азык-төлек тауарлары да булачак дигән сүз. Әлеге програмга без дә эләктек”, ди ул.

Тик бу гына хәлне җиңеләйтми, үстереп алганнан соң авыл хуҗалыгы тауарларын сату проблемы килеп баса.

“Быел бөтен авыл хуҗалыгын бер мәсьәлә борчый, беркем дә җитештергән тауарларын сата алмый, бәясе юк. Бәрәңге дә, суган да арзан тора. Көньякта аны дүрт сумга сата алмыйлар, бездә килосы 12 сум. Күрәсезме, фермер дүрткә бирә, эшмәкәрләр 12-15 сумга алып килеп саталар. Бәрәңгене биш тәңкәгә җибәрәбез”, ди Аппаков.

Яз да көздә бер бәя, үстереп сату файда китерми башлаган

“Якташлар” крестьян фермер хуҗалыгы башлыгы белдергәнчә, элек кем нәрсә үстерә шуны базга салып куя да, язын арттырып сата алган. Ул заманнар инде артта калган. Яшелчәләрне көзен дә, язын да бер бәягә сатканнар. Ягулык-майлау материаллары күтәрелсә дә, җитештергән тауар бәясе шул килеш калган.

“Авыл хуҗалыгында тагын бер зур проблем - барысының да бурычлары күп. Кредит алдың да эш җайланды түгел бит. Аны атна саен, ай саен арттырып түләргә кирәк. Әлбәттә ул акчаларны да ала алмаучылар бар, чөнки залогка салырлык әйбере юк. Әгәр дә бу мәсьәләләр чишелмәсә, язгы чәчү бик авыр барачак.

Бүген авыл хуҗалыгында эшләүчеләр акча юклыктан интегә. Бездә мәсәлән язгы кыр эшләренә кирәкле бөтен техника бар, акча юк”, диде фермер Владимир Аппаков.

Фермер булу өчен юләрлек кирәк

Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовның чыгышларында утны-суны кичкән егет дип телгә алынган Кызыл Чапчак авылы фермеры Илнур Зәйнуллинның да күңеле тыныч түгел. Һәрхәлдә ул район һәм республика җитәкчелегенең игътибарын җәлеп итә алган, кредит алып, дәүләт програмнарын кулланып гаилә фермасы төзегән, кош-корт, мал санын арттырган.

Илнур Зәйнуллин

Илнур Зәйнуллин

Быелның февраль азагында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше өчен Зәйнуллинга рәхмәт хаты да тапшырган. Читтән караганда бу фермерны барысы да ал да гөл кебек. Ләкин ул да авыл хуҗалыгының бүгенге торышы белән риза түгеллеген әйтә.

– Сөтнең бәясе юк, элек мин бәләкәй чакта бер литр сөткә ике литр солярка бирәләр иде. Хәзер бер литр сөткә 200-300 грамм алабызмы икән? Бу мәсьәләне чишәргә кирәк. Бүген заводлар сөтне ун тәңкәдән ала. Ярый мин инде үзем эзләнеп 19-20 сумлык урыннар таптым.

Фермер булыр өчен юләрлек кирәк. Бу эшкә тотынган кеше курыкмаска, югалып калмаска тиеш. Иң мөһиме – Ходай исәнлек бирсен, эшлибез дә, кредитын да түлибез.

Авылларны ничек үстереп була?

– Әгәр йортлар төзергә ярдәм булса, юллар каралса, авылларга кайтып эшләүчеләр артыр иде. Салада яшәүчеләргә электр энергиясенә, газга түләүне киметергә кирәк. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә ташламалар булырга тиеш.

Үз тырышлыгыбыз белән җиткергән йортлар өчен күп итеп салым җыялар. Түбән Каманың үзендә һәм авылда йорт бәясе бер үк диярлек – ике миллион чамасы. Шәһәр халкы салымны дүрт мең түләсә, без авылда 25әр мең сум салым түлибез. Бу хәлләр борчылырга мәҗбүр итә, әлеге мәсьәләләрнең дәүләт күләмендә каралуын телим.

Язгы эшләргә сез әзерме, райондашларыгыз акча юклыктан зарланамы?

– Минем, Аллага шөкер, кредит алырга мөмкинлегем бар, залогка куярга мөлкәтем җитә. Язгы эшләргә әлбәттә акча кирәк. Ә бит күп фермерлар кредит ала алмыйча интегә, залоглары юк, кәгазь эше бик озак бара. Үзем дә соңгысын ел ярым алдым. Сөт-май, йомырка, ит сатып ай саен кредит түлим.

Сез кошчылык белән ныклап шөгыльләнгән фермер, алга таба казлар үрчетүне дәвам итәчәксезме?

– Әйе, әлбәттә. Каз үстерү бит ул – татарларга хас күренеш. Милли үзенчәлек булып тора, табыш та китерә.

Абзаловларны да сөт бәясе борчый

Шул ук авылда Түбән Кама шәһәреннән кайтып гаилә фермасы булдырган Абзаловлар гаиләсе авыл хуҗалыгы министрыннан сөтнең бәясен күтәрүне сорый

“Безнең тырышлыкны күрсеннәр иде, сөт – безнең төп керем чыганагы. Тик бәясе бик түбән, хөкүмәткә арзан бәягә тапшырабыз. Бу безне канәгатьләндерми”, ди Гүзәлия Абзалова.

Авыл хуҗалыгы идарәсе фермерларның яхшы яшәвен әйтә

Альфред Нигъмәтҗанов

Альфред Нигъмәтҗанов

Районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Альфред Нигъмәтҗанов, халык яхшы яши башлады, ди. Бүген Түбән Кама районында 25ләп гаилә фермасы эшләсә, 2012 елда 20гә якын заманча гаилә фермасы булдырырга җыеналар. Авыл хуҗалыгы тауарлары да яхшы сатыла икән.

“Авыл халкы җитештергән тауарларын Түбән Камага алып килеп сата ала. Узган ел район халкы яз-көз айларында үткән авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 37 миллион сумлык табыш алган. Бу әле без белгәне генә. Алар көндә шәһәргә килеп азык-төлек сата ала.

Иренмәгән, тырышкан кешегә тормыш алып барырга була. Уңган егетләр бүген джипларда йөри”, диде Түбән Каманың авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Альфред Нигъмәтҗанов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG